Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Метшин Казанда туган телне укыту методикасын кабат карарга кирәклеген әйтте

Казан мэры сыйфатлы белем бирергә ярдәм итү һәм аны яңа дәрәҗәгә чыгару бурычын куйды.

Хәзерге вакытта туган телне укыту мәсьәләсе кискен тора, диде шәһәр мэры Илсур Метшин Казан башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә. Аның сүзләренчә, туган телләрне укыту методикасын яңадан игътибар белән карарга кирәк.

“Мәсьәләне хәл итү юлы табылачак. Әмма ниндидер җәмәгать килешүенә нигезләнеп. Күрсәтмәләр белән бу мәсьәләне хәл итеп булмый”, - дип билгеләп үтте Метшин.

Моннан тыш, Казан мэры башкалада сыйфатлы белем бирергә ярдәм итү һәм аны яңа дәрәҗәгә чыгару бурычын куйды. Аның сүзләренчә, артта калган мәктәпләр балаларга киләчәктә уку өчен тигез шартлар булдыруга комачаулыйлар.

Фото: kzn.ru

http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев