Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөфти: Мәчетләр татар телен чикләүсез куллануның бердәнбер урыны дияргә була

Камил Сәмигуллин әйтүенчә, һәрбер кеше һәр көнне үз динен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен популярлаштырырга тиеш.

Россиядә белем бирү өлкәсендә урнашкан вазгыять кысаларында, Татарстан мәчетләре, Ислам мәгариф үзәкләре татар теле чикләүсез куллануның бердәнбер урыны булып калды дияргә мөмкин. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин “Корстон” комплексында "Милли тормыш һәм дин" IX бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пленар утырышында чыгышында шулай дип белдерде.

Ул форумда катнашучыларны хәрәкәткә өндәде. “Бары хәрәкәт итү генә куелган максатка ирештерә. Без күп еллар “шикәр” сүзен кабатларга мөмкинбез, әмма моңа карап кына авызда баллы тәм барлыкка килмәячәк. Әгәр дә без, мөселманнар, көч куеп тырышмасак, безнең эшләрне беркем башкара алмый. Тамырдан үзгәрешләр түгел, һәрбер эштә алга хәрәкәт итү, сыйфатлы үсеш һәм хәрәкәт мөһим. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Аллаһы каршында иң сөеклесе – аз гына булса да, даими булган гамәл”. Бер мисал китерәсем килә. Без күптәннән мөселман телевидениесе юнәлешендә эшлибез. Татарстан Республикасын колачладык, ә берничә көн элек күркәм вакыйга булды: безнең “Хозур ТВ” телевидениесе Башкортстан Республикасының тапшырулар челтәрендә дә барлыкка килде. Бу – алга хәрәкәт итүгә бер мисал!” – ди Татарстан мөфтие. 

“Россиядә этномилли белем бирү өлкәсендә урнашкан вәзгыять кысаларында, Татарстан мәчетләре һәм республика Ислам мәгариф үзәкләре татар теле һәрьяклап чикләүсез куллануның һәм популярлаштыруның бердәнбер урыны булып калды дияргә мөмкин. Имам, доктор, таксист, хоккейчы, бизнесмен – кем һәм кайда икәне мөһим түгел. Һәрбер кеше һәр көнне үз динен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен популярлаштырырга тиеш. Әгәр без милләт буларак сакланып калырга теләсәк, һәм, Гаяз Исхакый язганча, 200 елдан соң югалырга теләмәсәк, безнең моннан башка юлыбыз юк. Ислам – беренче чиратта, хәрәкәт дине, теория дине түгел”, - дип саный мөфти.

Камил хәзрәт татар дин гыйлеме мәктәбенең Россиядә генә түгел, ә бар ислам дөньясында иң борынгы һәм тәҗрибәле мәктәпләрнең берсе булуын билгеләп узды. “Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин безнең соңгы очрашуыбызда моның шулай булуын раслады, ул революциягә кадәрге мөселман дин галимнәренең фикерләре югары бәяләнүен һәм бик хөрмәтле кешеләр булуларын әйтте”, - ди ул.

Камил Сәмигуллин, сүз уңаеннан, 2018 елда Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗәнинең тууына 200 ел тулуын да искәртте. Барлык классик татар дин гыйлеменең хәнәфи-матуриди мирасында төзелгәнен әйтте. “Мәшһүр татар мөселман галиме Мөхәммәд Морад Рәмзи әл-Казани 1908 елда “татар имамнары һәрвакыт сөнниләр, фикерләүдә матуридилар һәм гамәл кылуда хәнәфиләр булган һәм алар арасында бидгать таратучылар булмаган” дип язып калдырган”, - диде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин татар телен, нинди генә һөнәр ияләре булсалар да, бары тик татарлар үзләре генә саклап кала алуын раслап: "Бары туган телдә генә без тулысынча үзебез һәм иң мөһиме Аллаһы Тәгалә белән ихлас була алабыз”, - дип төгәлләде.

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев