Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөфти: Ураза гаетен уздырганда мәчетләребез авыру тарату урыны булырга тиеш түгел

Камил Сәмигуллин Ураза гаете якынлашу уңаеннан республика өммәтенә мөрәҗәгать итте.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Ураза гаете якынлашу уңаеннан республика өммәтенә мөрәҗәгать итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Изге Рамазан ае — ураза һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, Коръән-Кәрим иңү һәм гөнаһлар ярлыкану ае тәмамланып килә. Дөньякүләм пандемия безнең барыбыз өчен дә ислам кыйммәтләренә тугрылыкның ныклыгын сынау булды. Һәм мөэмин-мөселманнар аны намус белән үтте дип әйтсәк ялгыш булмас.

Үз-үзеңне читләштерү режимының авырлыкларына карамастан, безнең өммәтебез, уразаны калдырмыйча, ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм итә, волонтерлык эшендә катнаша, мохтаҗлар һәм ярлылар турында кайгырта. Авыр вакытларда рух ныклыгы, сабырлык, тугрылык үрнәге күрсәткән һәр кешегә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте ирешүен сорап дога кылам.

Без барыбыз да Ураза бәйрәме көнендә Аллаһы йортында намазда очрашырга телибез. Бу катлаулы вазгыятьтә без иң элек кешене кайгыртучы Ислам кыйммәтләренә таянырга тиешбез. Бәйрәм намазын үтәү — ваҗиб, ә гомерне саклап калу — фарыз гамәл. Мәчетләр куркыныч авыруны тарату урыны булырга тиеш түгел. Кешеләрнең сәламәтлеген һәм тормышын куркыныч астына куярга безнең хакыбыз юк», — ди мөфти.

Фото: dumrt.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X