Саба таңнары

Мөфтинең “Дини сорау” интернет-линиясе эшли

Татарстан Республикасы мөфтиенең “Дини сорау” консультатив интернет-линиясе үз эшен башлап җибәрде.

Ул теләгән һәркемгә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга турыдан туры сорау бирү мөмкинлеген бирү өчен оештырылды.  Шәригатькә кагылышлы  сораулар белән электрон почта аша мөрәҗәгать итеп була. Аның адресы: dini.sorau@tatar.ru. Сорауларны шулай ук Диния Нәзарәтенең сайтында “Мөфтигә сорау” дип исемләнгән сәфхифәсе аша да җибәреп була.

Моннан тыш, ислам тематикасына бәйле булган сорауларга җавапларны Диния Нәзарәтенең Ышаныч телефоны аша да алып була. (843)50-50-700 яки +7(939) 50-50-700 телефоннарына шалтыратып ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллиннан консультация яки киңәш сорарга мөмкин. Ышаныч телефоны дүшәмбедән җомгага кадәр сәгать 10.00-17.00 кадәр эшли.

Фото: http://dumrt.ru

http://dumrt.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 май 2018 - 13:19
    Минзәлә районында парашютчылар белән булган һәлакәтнең ВИДЕОСЫ
  • 17 май 2018 - 16:45
    “Хозур ТВ": "Рамазан – изге гамәлләр ае"
Ночной режим