Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте БДИда көтелгән үзгәрешләрне әйтте

2021 елда дәүләт имтиханнарында күзәтүчеләр санын киметү планлаштырыла.

2021 елда бердәм дәүләт имтиханында үзгәрешләр көтелә. Алар онлайн-күзәтү технологияләренә һәм тестларны тикшерү өчен технологияләр куллануга кагыла.

«Известия» хәбәр итүенчә, 2021 елда Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт имтиханда катнашучы күзәтүчеләр санын киметергә планлаштыра. Бу видеоконтроль белән компенсацияләнә. Шулай ук эшләрне тикшерү өчен ясалма интеллект дәрәҗәсе арттырылачак, ә радиосигналны томалау җайланмалары геомәгълүматка ялганачак.

Күзәтүчеләрне киметү максатларының берсе - Covid-19 пандемиясе чорында куркынычсызлыкны саклау.

Шулай ук быелдан күзәтүчеләр видеосигнал блокаторларының эшен һәм аларның урнашуын, егәрлеген күзәтә алачак. Барлык җайланмаларның эше күзәтеләчәк.

«Нейрочелтәр машина күзлегеннән чыгып хокук бозуларны эзләячәк һәм язу рәвешенә анализ ясаячак», - дип өстәделәр басмада.

Тест өлешен тикшергәннән соң, эшне укытучыларга тапшырачаклар. Хокук бозуларга шик туса, күзәтүчеләр имтихан язмасын яңадан карау мөмкинлегенә ия булачак.  

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев