Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

МИҢА КАГЫЛМЫЙ, ДИЯСЕ ТҮГЕЛ

1 декабрьдә Бөтендөньяда СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнне дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, спортчылар һәм артистлар халык, бигрәк тә яшьләр игътибарын ВИЧ/СПИД эпидемиясенең таралу проблемасына җәлеп итәләр, профилактика чараларын үтәргә һәм ВИЧка даими тест үтеп торырга өндиләр.

Шул уңайдан 26 ноябрьдән “Тукта, ВИЧ/СПИД!” атналыгы да игълан ителде. Әлеге акция дәүләт әһәмиятендәге мөһим мәсьәләне – ВИЧ-инфекцияне кисәтү, аның таралуына каршы тору, кешеләрнең бу өлкәдәге белемнәрен арттыру бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән. Вәзгыятькә килгәндә, районда барлыгы ВИЧ-инфекцияле 19 очрак теркәлгән, быел 10 айда әлеге чирнең яңа 3 очрагы ачыкланды. Йогышланучыларның яше олыгаюга таба бара, ягъни инфекция эләктерүчеләр 30-40 яшьлекләр. Яшьрәкләр арасында күңелсез очраклар кимү ягына үзгәргән. Район үзәк хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Резеда Фәттахова әйтүенчә, быел инфекцияне йоктыру юллары арасында күпчелекне җенси юл тәшкил итә. “Ел саен меңләгән кеше тикшерелә. ВИЧны билгеләүнең иң таралган алымы – антитәнчекләр барлыгын ачыклаучы тестлар. Зарарланудан соң антитәнчекләр җитештерүгә кадәр узган вакыт “тә­рәзә” чоры дип атала. ВИЧ йоктырган кешеләрнең күбесендә әлеге матдәләрнең ачыкларлык саны 3 айдан соң гына барлыкка килә. Шуның өчен канны кабат анализга бирергә тәкъдим ителә. Үзләрен йогышланган дип шикләнгән кешеләр кичекмәстән табиб белән киңәшергә тиешләр, – ди эпидемиолог.

Йомгаклап әйткәндә, ВИЧ инфекцияле кешеләр арабызда йөрергә мөмкин. Әлбәттә, чирнең таралу юлларын яхшы белгән кешеләр үзләрен мондый куркынычка дучар итмәячәкләр. Гасыр афәтеннән саклану өчен йогышлы чирләргә каршы гомуми мәгълүм гигиена һәм профилактика кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк.

Фото: https://pixabay.com | PublicDomainPictures

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев