Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңгәр авылында яшәүче Гөлфарах Зиннуровага 90 яшь тулды

Ямьле яз тантана иткән көннәрдә - 7 март көнне Саба районы Миңгәр авылында яшәүче Гөлфарах Зиннуровага 90 яшь тулды. Балачаклары авыр елларга туры килгән чордашлары кебек үк, аңа да кечкенәдән тормыш арбасына җигелергә туры килә. Сугыш вакытында кыш көне яшүсмер кыз Курса урманчылыгында урман кисә, яз җиткәч, шул агачларны кул...

Ямьле яз тантана иткән көннәрдә - 7 март көнне Саба районы Миңгәр авылында яшәүче Гөлфарах Зиннуровага 90 яшь тулды. Балачаклары авыр елларга туры килгән чордашлары кебек үк, аңа да кечкенәдән тормыш арбасына җигелергә туры килә. Сугыш вакытында кыш көне яшүсмер кыз Курса урманчылыгында урман кисә, яз җиткәч, шул агачларны кул көче белән чыгару кебек авыр хезмәтләр башкара. Сугыштан соң колхозда төрле эшләрдә эшли. Күркәм юбилее уңаеннан Гөлфарах Зиннурованы муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Рәхимҗанов, район социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин, Тимершык авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Дилбәр Нигъмәтҗанова, "Болгар" җәмгыяте җитәкчесе Ришат Ахунҗанов тәбрикләп, Россия Президенты Путинның Котлавын, бүләкләр тапшырдылар. Дөньяның ачысын-төчесен күп татыган әби үзен шулай зурлаганнарына кат-кат рәхмәтен әйтеп, илгә-көнгә тынычлык теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев