Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мигъраҗ кичәсе якынлаша

Ислам дөньясындагы изге өч айның берсе -Рәҗәб аенда бер мөбарәк кичә бар- ул Миграҗ кичәсе. Бу айның 27нче көнендә пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәлам тормышында олы могҗиза була.

Рәсүлебез бу төндә Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән гадәти булмаган сәфәр кыла. Кәгъбәтулла янында вакытта аның янына Җәбраил фәрештә Боракка (яшен тизлегендә оча торган атка) атланып килә. Алар Әл-Хәрам мәчетеннән Әл-Әкъса мәчетенә күчәләр. Аллаһы Тәгаләнең әмере белән шул ук төндә күккә ашалар.  Биредә ул үзеннән элгәре булган пәйгамбәрләр белән күрешә, алларында намаз укый. Җәбраил фәрештә Сидратуль мунтәһә янына җиткәч: “Миңа куелган чик шушында тәмам”-дигән. Мөхәммәд с.г.в Аллаһ Тәгалә хозурына сәфәрне үзе генә дәвам иткән. Ул монда җәннәт һәм җәһәннәм галәмәтләрен күргән. Аллаһы Тәгалә белән сөйләшү бәхетенә ирешкән. Ул Аллаһны “Әт-тәхиятү лилләһи вәс-салавату вәт-тайибәт” – дип сәламли. Ягъни “Тел һәм тән гыйбадәтләребез барысы да Аллаһы Тәгалә өчен генә” Аллаһы Тәгалә “Әс-сәламү галәйкә әйюхан-нәбийү вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ”, ягъни, “Әй, пәйгамбәр, сиңа Раббыңның сәламе вә бәрәкәте булсын”, -ди. Фәрештәләр шәһадәт кәлимәсен әйтәләр. Бу сүзләрне без барыбыз да намаз вакытында кагъдәдә әйтәбез. Шуңа күрә “намаз”- мөэминнең мигъраҗы дип атала. Бу кичәдә пәйгамбәребезгә (аның өммәтенә) 5 вакыт намаз фарыз кылына. “Бәкарә” сүрәсенең ахыргы ике аяте (285-286) бирелә. Мөхәммәд с.г.в.гә дәһшәтле Кыямәт көнендә үз өммәтен яклау (шәфәгать кылу) хокукы бирелә.

Шушы Рәҗәб аеның Мигъраҗ ки­чен (21еннән 22 мартка каршы төн дип фаразлана) барыбызга да каршы алырга, гыйбадәтләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешергә һәм  Фирдәвес җәннәтләренә кинәнергә насыйп булсын иде.

Фото: архив/Илмира Галимуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев