Мигрантлар килми. Чыбыркыны кем шартлатыр?
Россиянең статистика идарәсе соңгы вакытларда зур ачыш ясады: 2014–2016 елларда без зарланган кризис чынлыкта булмаган икән. Россия икътисады гел үсештә булган, хәзер исә тагын да кызуланып маташа. Росстат бухгалтерлары яшереп тормый: саннарны шомарту һәм лаклау өчен, башка төрле методика кулландык, диләр.
Ярый, хуш, саный белеп санасаң, икътисадны колагыннан тартып үстереп була дип уйладык, ди. Әмма рәсми статистиканың саннары санга чагышмый. Шуңа күрә җитди икътисадчылар һәм белгечләр: “Росстат саннарына ышанырга һәм аларны җитдигә алырга ярамый”, – дигән хөкем карарын чыгарып куйдылар инде. Уртача хезмәт хакларының югары орбитага чыгуы турындагы җырны, тормыш торган саен яхшыра бару турындагы мифларны читкә куеп, Росстатның үз таблицаларыннан ук хәлнең мөшкел булуын исбатлаучылар җитәрлек. Илдәге социаль һәм икътисади хәлнең торышын кайбер кыек индикаторлар төгәлрәк сөйли. Кайвакыт Росстат үзе дә россиялеләрнең аяк киеме алырга акчалары җитмәве турында әйтеп, югары җитәкчелекне гаҗәпләндереп куйгалый.
Илдәге матди хәлнең ни дәрәҗәдә булуын сөйли торган берничә кыек индикатор бар. Шуларның берсе – илгә мөһаҗирләр килү-китүен чагылдыра торган саннар. Ил үсештә булса, аңа читтән эшче куллар агыла. Бер бездә генә түгел, бу Европада да шулай. Демографик кризис шартларында икътисадны эшче кулларны импортлау хисабына гына үстереп була. Туу коэффициенты югары булган илләр генә эшче кулларны читкә озаткан килеш үсеш потенциалын саклап кала ала. Андый илләрдә гаиләдән бер яки ике кешенең читкә китеп эшләве уңай икътисади йогынты ясый: а) ил икътисадына валюта яңгыры ява; б) эшсезлек мәсьәләсе өлешчә хәл ителә.
Россия андый илләр хисабына керми. Безнең гражданнар читкә чыгып китсә, илгә акча кайтармый, чөнки бөтенләйгә китәләр. Әле җитмәсә, аларга ияреп, капитал да кача. Россиядән качарга теләүчеләр саны исә прогрессия тәртибендә үсә. Әле менә соңгы көннәрдә генә дә беспилотниклар җитештерүче компаниянең эшчеләре белән бергә АКШка күчеп китүе турында хәбәрләр күренде бит. Бездә үзләре җитештергәнне сата алмаганнар, Америка исә аларның продукциясенә кызыккан, өстәмә акча түли-түли, “баш миләре”н һәм алтын кулларны үзенә чакыртып алган.
Мондый вәзгыятьтә мигрантларга ихтыяҗ икеләтә арта. Безгә, гадәттә, кара эшкә яраклы көчләр килә. Югары технология белгечләре дә килер иде, үзебезнекеләргә эш юк. Тик соңгы вакытта урам себерүчеләр, йөк төяүчеләр дә Россиядә төпләнеп эшләргә ашкынып тормый. Моның икътисадка бәйле берничә сәбәбе бар. Беренче һәм төп сәбәп: хезмәт хаклары җитәрлек югары түгел. Үз илеңдә яисә якынрак башка бер илдә эшләп алып була торган акчаны ерактагы төньяк иленнән эзләп йөрмәссең бит инде. Соңгы елларда Казахстанда һәм Әзәрбайҗанда хезмәт хаклары үсеп, уртаазияле мөһаҗирләр шуларга юл тота башлаган. Боларның бит инде менталитетлары да бер-берсенә якын, климат шартлары да охшаш.
Икенче сәбәп: Россиягә хезмәт хакларын түләү өлкәсендә узган гасырның туксанынчы елларындагыга охшаган вәзгыять әйләнеп кайтып маташа. Эшләгән акчаңны айлар буена ала алмыйсың. Авыл хуҗалыгында гына түгел, төзелештә дә хезмәт хаклары вакытында түләнми. Газета хәбәрчесенең, төзелештә эшләп, үткән елның дека- бреннән бирле хезмәт хакы күрмәгән танышлары бар. Мигрантлар исә “кош хокукы”нда эшлиләр һәм аларга “күпме бирәчәгебез бар, барысын да кичердек” дип әйтергә дә бик мөмкиннәр. Элек җайлы иде: берсе китсә, икенчесен эшкә аласың да вәзгыятьне кабатлыйсың. Тик мөһаҗирләр дә бу вәзгыятькә аяклары белән тавыш бирә хәзер, бушка эшләргә теләмиләр.
2018 елда Россиягә эшкә килүчеләр саны 4 процентка кимегән, илләренә кайтып китүчеләр кискен рәвештә 16,9 процентка үскән. Хәлне үзебездәге демографик вәзгыятьне яхшыртып кына төзәтеп булыр иде. Тик илнең күпчелек төбәкләрендә туучылар саны үлүчеләрдән кимрәк. Безнең Татарстанда хәл илдәге гомуми фоннан бераз уңайрак, әмма бөтен илдә бара торган процесстан без дә читтә кала алмыйбыз. Бездә әлегә чит илләрдән килгән мигрантлар саны бераз үсә, әмма үсеш индексы барыбер кимүгә таба. 2017 елда чит илләрдән килгән мөһаҗирләр саны 4791 кешегә арткан булса, 2018 ел күрсәткече – 2737 генә.
Бер яктан караганда, куанычлы хәл бит инде бу, дип уйлыйсың. Үзебезгә эш мәйданы артачак. Чит мәдәният әһелләре белән конфликтлар саны да кимер. Ни дисәң дә, мөһаҗирләргә мәхәббәт ташып тормый әле җәмгыятьтә. Әмма мәсьәлә барыбер кыен хәл тудыра. Бездә (Ташкичүдә), мәсәлән, хуҗалык көтүен читтән килеп төпләнгән гаилә балалары көтә. Аларны кусак, яисә үзләре күчеп китсә, вакансия бар, тик эшләргә кеше юк. Ил икътисадында дә хәл шундый ук бит инде. Көтүчеләр бөтенләйгә юкка чыкты дип күзаллыйк. Бу сыерларның баш саны кимү белән кайтаваз бирәчәк. Россиядә болай да сыерларның баш саны кими, пальма маен сатып алу арта. 2017 елның гыйнвары белән чагыштырганда 2019 елның гыйнварында зыянлы ул продуктны сатып алу 27,8 процентка арткан. Монда бит инде дилемма бик ачык куелган: йә сыер сөтен тулысынча пальма мае белән алыштырасың, йә көтүне үзең көтәсең.
Авылларда чыбыркы селтәрлек куллар хәзер ел саен кими, демографик кризис нәкъ менә салаларны “урып” килә. Менә карагыз: Бөгелмә районында халык саны 2016 елда 814 кешегә кимесә, 2017 елда кимү күрсәткече 1196га кадәр җиткән. 2018 ел статистикасы әле чыкмады, анда нинди саннардыр. Санаганда ялгышмаган булсам, 34 авыл районында кеше саны кими: туу коэффициенты түбәнәя, үлемнеке арта. Әйтик, Тәтеш районында үлем коэффициенты 2017 елда 16,40 булса, 2018 елда 19,30га җиткән. Бу куркыныч санны киметкән берничә генә авыл районы бар. Әҗәл чалгысы нәкъ менә авылларны күпләп кыра. Чагыштырыгыз: Чаллыда үлем коэффициенты – 8,6. Авыл районнарының иң яхшы күрсәткече – Балтачта, анда ул 10,80гә тиң.
Чамалый торгансыздыр инде: авылларда туу коэффициенты бик түбән. Балык Бистәсе, Тәтеш, Кайбыч, Чүпрәле районнарында балалар бик көттереп кенә туа. Башка елларда без туу күрсәткече түбән булган өчен тәнкыйтьләгән Апас районында туу коэффициенты аз гына үскән, 6,90нан 7,90га җиткән. Бу мәсьәләдә гел безнең каләм очына эләгә торган әтнәләр 8,40тан 10,90га кадәр җиткергәннәр әлеге коэффициентны. Тик мондый позитив саннар бик аз күренә шул статистик таблицада. Менә шуннан сорауны кабыргасы белән куярга туры килә инде: сыерга печәнне кем сала, аны кем сава, чыбыркыны кем шартлата?
Фото: http://vatantat.ru
http://vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев