Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңле кеше — бәхетле кеше?! Миңнәр турында белергә кирәк фактлар:

10 яшьтән олырак булган һәр кешенең дә диярлек миңнәре бар. Алар тәннең теләсә кайсы урынында чыга ала. Яңалары чыгу, искеләренең югалуы күп кешедә шик-шөбһә уята. Кайчан табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк? Ә кайчан алар өчен борчылмасаң да була? Шушы хакта сөйләшик.

Миң — пигментлы, гадәттә, зыянлы булмаган шеш, тәннең яңача формалашуы.

Миңнәр меланоцит дип аталучы тәннең күзәнәкләреннән барлыкка килә. Аларның тирәнлегенән чыгып миңнең зурлыгы да бәяләнә.

Көрән төстәге, өстә, тән белән бер тигезлектә ятучы миңнәр куркыныч булмый, уңайсызлыклар да тудырмый. Ә менә ачык төстәге, тәннән күпкә калкып торучы миңнәрне елына 1 тапкыр булса да дерматологка күрсәтеп торырга кирәк. Аның зыянлы шешкә әверелү ихтималы зур.

ЙОГЫНТЫ ЯСАУ ФАКТОРЛАРЫ

Миңнәр ике төрле булса: тумыштан һәм барлыкка килгән. Алар югалырга да, яңалары пәйда булырга да мөмкин. Үсү, төсен, формасын үзгәртү — гадәти хәл. 5 мм артыграк үссә, төсе бөтен җирдә дә бертигез булса, шикләнергә урын бар дигән сүз. Табибка күренергә иренмәгез.

Миң өстенә йон үссә, аны йолкымагыз, кисеп кенә торыгыз.

Миңне травмалау бик куркыныч, инфекция керергә мөмкин. Үзегез, яки матурлык салоннарында аны алдырып ату — куркыныч фикер. Моның өчен югары белемле белгеч-табибны сайлагыз.

 

http://sabantuytatar.ru/berenche-rubrika/10560/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X