Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Милли музейда Моабит дәфтәрләренең төп нөсхәсе тәкъдим ителде

Быел герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә Казан Кремле һәйкәле янында шигъри митинг узмады.

Бүген Казанда Милли музейда Моабит дәфтәрләренең төп нөсхәсе тәкъдим ителде. Быел герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә шагыйрьнең Казан Кремле янындагы Беренче май мәйданындагы һәйкәле янында шигъри митинг узмады. Башка елларда ул хөкүмәт җитәкчеләре чыгышлары белән уза иде.

Шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салынганнан соң, искә алу чарасы Татарстан Милли музеенда дәвам итте. Биредә “Моабит дәфтәрләре”нең төп нөсхәсен күрсәтү традициясе бар. Ел саен 15 февральдә Татарстан Республикасы Милли музее фондыннан шагыйрьнең “Моабит дәфтәрләре” циклының төп нөсхәсе чыгарыла. Быел да ул тантаналы шартларда тәкъдим ителде. Өч сәгать дәвамында ул ачык витринада торачак.

Тантаналы чара Муса Җәлилнең “Җырларым” шигырьләре белән башланып китте.

“Муса Җәлилнең ике музее бар. Берсе туган ягында, икенчесе Казанда. Муса Җәлилнең казандагы музее – безнең филиал. Андагы бөтен экспонат – төп нөсхә. Аларда Муса Җәлилнең җылысы саклана. Әмма, мөгаен, андый музей тагын кирәктер. Зур музей! Анда бөтен татар әдәбияты булырга тиеш. Бу безнең хыялыбыз. Энтузиастлар мәктәпләрдә, мәдәният йортларында аның экспозицияләрен оештыралар. Шагыйрьнең исемен йөрткән Җәлил бистәсендә дә экспозиция бар”, - диде Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова үз чыгышында.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Муса Җәлилнең бөтен дөньяга танылган шәхес булуын, милләтебезне дөньяга танытуын ассызыклады. “Муса Җәлил дәвамчыларының үз телендә сөйләшергә хакы юкмыни?!” – диде ул тантаналы рухта.

Тантаналы шартларда чыгарылган “Моабит дәфтәрләре”нең төп нөсхәсен музей вәкилләре Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Рәмис Аймәткә тапшырдылар.

Муса Җәлилне искә алу тантанасына татар язучылары, җәмәгать эшлеклеләре, мәктәп укучылары килгән иде.

Фото: ТР Милли музееның матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев