Милли Шура рәисе яшьләр белән диалог урнаштыруга һәрвакыт әзер булуын әйтте
Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьлəре форумының икенче көне уза.
Бүген Казанның Корстон күңел ачу комплексында оешмалар җитәкчеләре, мәдәният һәм җәмгыять өлкәсендә эшләүчеләр катнашында VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының тантаналы ачылышы уза. Форумда Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев татар дөньясына кагылышлы мəсьəлəлəрне Татар форумында гына хəл итеп бетереп булмый дип белдерде. Чарада “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе дә катнаша.
Форум делегатларын сәламләү чыгышында Васил Шәйхразиев Татарстан Президенты сүзлəрен җиткерде. "Бай мирасыбызны саклап калу, үстерү мəсьəлəлəре тагын да актуальлəшə. Боларны хəл итү татар яшьлəренə йөклəнə. Сез барыгыз да безнең өметле егет-кызларыбыз. Сез сайлаган юлның алдагы тормышыбызга һəм үсешебезгə йогынтысы булачак. Күп миллəтле илебезнең төрле халыкларның ныклы булуы кирəк. Нəтиҗəле эшлəвегезне, дөрес карарларны кабул итүегезне телим", - дип əйтелде Президент котлавында.
"Күргəзмəдə күп кенə проектларны карадым. Безнең телəк - бергəлəшеп, ныклап эшлəп, алга бару. Бер татар форумында гына татар дөньясына кагылышлы эшлəрне хəл итеп бетереп булмый. Кайда гына очрашмасак та, "без - татарлар", дип əйтəбез. Интернетта бергə аралашып, күп кенə эшлəр алып барабыз. Татарстаннан ерак киткəн саен татарлык мəсьəлəсе кискенлəшə. Үз вакыты җитəр, син үз анаң телеңə əйлəнеп кайтырсың. Əби-бабайлар татарча сөйлəшкəн, алар телне һəрвакытта алга алып барган. "Əти-əниеңнең, əби-бабаңның татарча сөйлəшүе белəн генə түгел, балаларның һəм оныкларның да татарча сөйлəшүе белəн горурланырга кирəк", - дип җиткерде Васил Шəйхразиев.
"Без бүген мөфтиятлəргə башка бурычлар куябыз - халыкны мөмкин кадəр татарча вəгазьлəр алып барып, татарча алаштырырга тырышу. Төрле яклап үстерергə тырышабыз. Əби-бабайлар дисəк тə, бөтен өмет яшьлəрдə. Форумның төп максаты - форумга килгəн кешелəрнең татар мохитендə булуы. Безгə күп идеялəр кирəк, аларны сездəн, яшьлəрдəн, алырга була", - дип саный Милли Шура рəисе.
"Əгəр дə без бүген уртага салып карарлар кабул итсəк, моны дөрес булган дип əйтергə була. Иртəгə ул мəсьəлə буенча яңа сораулар туачак. Моннан куркырга кирəкми", - ди Васил Шəйхразиев.
Үз чыгышында Милли Шура рәисе республика җитәкчелегенең яшьләр белән диалог урнаштыруга һәрвакыт әзер торуын да әйтеп үтте. "Без монда булганда, фикерлəрегезне языгыз, хəбəр итегез. Без аларны рəхəтлəнеп карарбыз" - диде ул.
"Татар кызы" бəйгесе кызларына ишерəлəп: "Татар булып калганыгызга рəхмəт. Татар булып калып, Казанга килүегез бер караганда рəхəтлек, икенче караганда горурлык та. Нинди генə миллəт булмасын, барысы да хатын-кызларыбыздан килə", - диде Васил Шəйхразиев.
Сәламләү чыгышыннан соң, Васил Шəйхразиев Татарстан Республикасы Президенты исеменнəн Рəхмəт Хатларын тапшырды. Алар Татар яшьлəре форумының урынбасарлары Рəдиф Кашапов, Айрат Фəйзрахманов һ.б. бирелде.
- Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2004 елда барлыкка килә. Шул ук елны Татарстаннан, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның 16 иленнән 484 делегат җыйган беренче съезды үткәрелә.
- 1-5 август көннәрендә Казанда чираттагы VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татар яшьләре форумы һәм ТРның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан оештырыла.
- Форум уставы буенча ике елга бер тапкыр уздырыла. Форумда игътибар үзәгендә татар яшь буынының милли үзаңын формалаштыру, татар халкының телен, мәдәниятен, йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау тора. Форумның максаты – татарның яшь буыны тарафыннан милли кыйммәтләрне саклау юлларын эзләү. Шунда ук ана телен, милли тарихны һәм мәдәниятне белү, якын киләчәккә милләтнең үсеш юнәлешләрен билгеләү керә.
- Быелгы форум эшчәнлегендә 30 чит ил, Россия Федерациясенең 60 регионы һәм Татарстан районнарыннан 1000 артык делегат катнаша.
- Бүгенге көндә форум дөнья буенча 100гә якын иҗтимагый, дини һәм мәдәни оешмаларны берләштереп һәм координацияләп тора.
Фото: Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев