Мөһим сүзләр әлифбасы
Татар теленә өйрәтүнең нинди генә ысулларын кулланмыйлар хәзер. Хәтта әлифбаның да яңа төрләре барлыкка килде. Мәсәлән, социаль челтәрләрдә “Мөһим сүзләр әлифбасы” мәгариф проектының инде икенче видеосы пәйда булды. Аның кысасында эстрада, спорт, интернет һәм телевидение йолдызлары тамашачыларны татар сүзләре белән таныштыра.
Проектның беренче чыгарылышында Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина, Казанның “Зенит” волейбол клубы баш тренеры Владимир Алекно, татар блогеры Ринат Галиәхмәтов һәм Тинчурин театры артисты Резеда Сәлахова катнаштылар. Икенчесендә исә “Ак барс” капитаны Данис Зарипов, театр режиссеры һәм продюсер Диана Сәфәрова, 2019 елда “Татнефть җыелма командасы” югары КВН лигасында катнашучы команда актеры Константин Бутусов һәм “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы алып баручысы Айзилә Батырханова кунак булып килгән. Тамашачыларны “алга”, “бәхет”, “шатлык, “тел” кебек сүзләр белән таныштырганнар, аларны урыс теленә тәрҗемә иткәннәр, сүзләрне сөйләм телендә ничек кулланырга кирәклеген өйрәткәннәр. Катнашучыларның барысын да атап чыгуым юкка гына түгел. Проектны әзерләүчеләр, нәкъ менә Татарстан йолдызлары татарча сөйләшергә керешкәч, башкаларда да кызыксыну уяныр, дигән фикердә. “Мөһим сүзләр әлифбасы” күпмилләтле илебез мәдәниятендә татар теленең матурлыгына һәм мөһимлегенә багышланган, аның максаты – татар сүзләрен көндәлек тормышта иркен файдалана алу”, – диелгән You Tube каналындагы тасвирламада. Бу видеолар ярдәмендә генә иркен сөйләшә алу мәсьәләсе бәхәсле, әлбәттә. Ә менә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ике роликны да социаль челтәрләрдә бастырган. Проектны төзүчеләр уйлавынча, монысы бигрәк тә мөһим. Димәк, кызыксыналар.
Фото: http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев