Мин барысын да булдырам...
Моннан ун ел тирәсе элек “Татнефть” телевидениесендә эшләп йөргән чагым. Ул көнне мин эш буенча Әлмәтнең мәдәният сараена төрле жанрларда иҗат итүчеләрнең китапларын тәкъдим итү кичәсенә бардым. Нишләптер килеп керүгә “Я все смогу...” дигән китапка күзем төште. Дөресен генә әйткәндә, аның авторы җәлеп итте мине.
Инвалид креслосында тирә-якны күзләп, елмаеп бер кыз утыра. Таныштым. Әлмәт кызы Гөлнара Миранова иде бу. Аңлашыла ки, яңа китап минем белән өйгә кайтты. Шул ук кичне бер утыруда укып та бетердем, авторның электрон почтасы аша фикерләрем белән уртаклаштым. Озак та үтми, җавап килде. Шулай итеп көн артыннан көн узды. Без Гөлнара белән төрле темаларга языша башладык, күпмедер вакыттан соң очрашырга сүз куештык.
Гөлнараның бөтен гомере инвалид креслосында уза. Аңа, дөньяга аваз салуга, ДЦП диагнозы куялар. Шуңа да карамастан, кыз югалып калмый. Әледән-әле яңа кешеләр белән таныша, төрле илләргә сәяхәт итәргә дә ярата. Анда алган тәэсирләрен, кичерешләрен, уйларын ул шигырь юлларына күчерә, хикәяләр яза.
– Җиденче сыйныфны бетергән чак иде. Кинәт кенә үземдә язучылык оеткысы барлыгын сиздем. Сынап карарга булдым, – дип сөйли Гөлнара. – Ручканы тота алмагач, беренче әсәрләремне әти-әнием, апам язып бардылар. Баштарак бу шөгылемне берсе дә җитди итеп кабул итмәде, әлбәттә. Күңеле булсын дип кенә утырганнардыр инде.
Көннәрдән бер көнне, кызык өчен генә дип, бер хикәяне Мәскәү шәһәренең “Жили-были” дип аталган балалар газетасына җибәреп карыйлар. Гөлнараның бу иҗат җимешен газета редакциясе бик әйбәт бәяли, рәхмәт белдереп, бүләк тә җибәрәләр. Бу хәл кызны тагын да рухландыра: эш кайный башлый, әсәрләре бер-бер артлы төрле газета битләрендә дөнья күрә.
Бу шөгыль аңа физик яктан үсәргә дә ярдәм итә. Инде күптән әсәрләрен ул үзе компьютерда җыя. Беренче ноутбугы искергәч, узган ел Әлмәт районы хакимияте Гөлнарага яңасын бүләк итте. Әйтергә кирәк, безнең өчен гадәти булган эш аңа зур авырлык белән бирелә. Бар язганнары клавиатурада бер бармак белән җыела. Шуңа да карамастан, бүген Гөлнара Миранованың дүрт китабы дөнья күрде. Ә аның хезмәтен бәяләгән бүләкләрне, дипломнарны санап бетергесез. 2012 елдан Гөлнара – Россия Язучылар берлеге каршындагы “Белое перо” (“Ак каләм”) әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы. Р.Төхвәтуллин исемендәге премия лауреаты, “Алтын йөрәк” халыкара инвалидлар конкурсының I дәрәҗә лауреаты. Бу елның май аенда ул Татарстан Республикасы I Яшьләр “Чиксез талантлар” фестиваленең “Нәфис сүз остасы” номинациясендә призга лаек булды. Гөлнара әсәрләрен үзе генә укып калмый, аның хикәяләрен, әкиятләрен илнең төрле төбәкләрендә укыйлар, интернетта махсус сайтларда да актив эш алып бара ул. Бер китабы Канаданың Торонто шәһәрендә инглиз телендә дөнья күрде.
Гөлнара нәни балаларны ярата. Шуңа күрә күбрәк алар өчен яза. Сабыйларга мондый мөнәсәбәте язу белән генә чикләнми әле аның. Китаплар сатудан кергән керемен, премия акчаларын ул Әлмәт шәһәренең балалар хастаханәсендә яткан, әти-әниләре назыннан мәхрүм булган авыру балалар исеменә күчерә. Мирановлар гаиләсе уйлавынча, алар арасыннан да талантлы шәхесләр чыгу мөмкинлеге бар. Димәк, вакытында ярдәм кулы сузарга кирәк.
Гөлнарага бу яктан җиңелрәк, әлбәттә. Аның янында яраткан әтисе, әнисе, апасы бар. Кызларына әйбәт булсын өчен алар бар көчләрен куялар: бармаган табиблары, медицина үзәкләре калмаган. Ә Гөлнарага карата булган мәхәббәтләрен сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Ярату хисләре аларның күз карашларында да, кызларына булган мөнәсәбәттә дә бик ачык күренә.
– Мондый гаиләм булган өчен мин Аллаһы Тәгаләгә бик рәхмәтлемен, – ди Гөлнара. – Бар кешегә дә шуны әйтәсем килә: тормышның иң кыйммәтле хәзинәсе – сәламәтлек. Сез моңа ия икәнсез, бу бәхетнең кадерен белеп яшәгез!
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев