“Мин бүген ураза тотам!”. Балалар мәктәптә ник ашамый?
Моннан берничә ай элек кызым әнә шулай димәсенме?! Баксаң, мәктәптәге ризык ошамый икән. Сөйләшә торгач, ашның салкын, токмачның коры булуы, чәйне стакан төбендә генә бирүләре ачыкланды.
Бу хакта ашханә җитәкчесе белән дә сөйләштек. Әмма алар ланч-бокс системасына күчүләре, тәнәфеснең кыска булуы, балаларның ашарга өлгермәүләрен җиткерде. Бу проблема Казанда гына түгел, республика районнарында да бар икән. Моны Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты депутатлары үзләре барып күргән.
Комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Воропаева шаккаткыч мисаллар китерә. Баксаң, хәзер мәктәпләрдә укучыларның сәламәтлеген шәфкать туташы түгел, ашханә мөдире кайгырта икән.
– Сәламәтлек турында мәгълүматлар теркәлүче журналны бары тик шәфкать туташлары гына тутырырга тиеш. Ә кайбер авылларда алар бөтенләй юк. Мәктәп шәфкать туташы эшен авылдагы фельдшер башкара. Күп кенә җирләрдә СанПиН нормалары бөтенләй үтәлми. Ашханәдә эшләүчеләр азыкның күпме сакланырга тиешлеген дә белми. Бу бит – җинаять, – диде депутат. – Күп җирдә ризык әзерләүнең технологик картасы юк. Балага ризыкны да үзләре ничек тели, шулай салып бирә. Аш пешерү тәртибен белмәүчеләр дә бар. Каян карап пешерәсез, дигәч, әллә кайчангы китапларны күрсәтәләр. Бер мәктәптә аш пешкән кәстрүлне күреп шаккаттым – өч бармак киңлегендә май катламы. Шуны бала ничек ашарга тиеш соң?
Республика мәктәпләрендә ике атнага төзелгән махсус меню буенча ашаталар. Әмма Татьяна Воропаева, үз күзәтүләреннән чыгып, моның үтәлмәвен әйтә. Шулай ук ул, мәктәптә бала акча түләп туклангач, пешекчеләр дә, укытучылар да бушка ашарга тиеш түгел, ди.
Депутатлар мәктәптәге туклану сыйфатын тикшергәндә, Лениногорскида пальма мае кушылган печеньегә, сертификаты булмаган тозлы кыярга, бозылып ятучы җимешләргә тап булалар. Казанның бер мәктәбендә чишенү бүлмәсендә йомыркалар саклыйлар икән.
– Бер мәктәптә шундый хәлгә дә тарыдык. Коймакларны Мәскәү өлкәсеннән кайтарганнар. Үзебездә пешереп булмый микәнни? Гыйнварда срогы чыккан камырны 10 апрельдә дә кулланалар иде әле. Мәктәпкә кайткан товарның кая киткәне, күпме тотылганы исәптә булырга тиеш. Моның өчен бер технолог кирәк, – ди Татьяна Воропаева.
Балаларның туклануы турында күпме сөйләнсә дә, хәлләр әллә ни яхшырмый. Дөрес, тикшерү киләсе булса, ашханә танымаслык үзгәрә. Әллә нинди матур савытларга тәмле ризыклар “менеп кунаклый”. Ә чынлыкта ничек соң? Ике баласы мәктәптә укучы Фәйрүзә ханым хәзер балаларын көндез өйдә пешереп ашатып китә икән.
– Улымның ашыннан ике тапкыр чәч чыкты. Бу бит – башка сыймаслык хәл. Пешекчеләрнең өстендәге киемнәрен күрсәгез иде. Бу хакта мәктәп җитәкчесенә дә җиткердек. Күзәтү органнары да килеп китә. Әмма бер дә алга таба үзгәреш юк, – ди ул. Әлбәттә, бу – бөтен мәктәпләрдә шулай дигән сүз түгел. Кайберләрендә ресторандагы кебек ашаталар, балалар да канәгать. Бар мәктәп ашханәсен бертөрле итәргә нәрсә комачаулый соң?
Татарстанның фән һәм мәгариф министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, ашханәләргә капиталь төзекләндерү кирәк, ди.
– Хәзер ашханәләр элеккеге кебек түгел. Күбесендә заманча җиһазлар куелган. Хәтта савыт-саба юа торган машиналар урнаштырылды. Төзекләндерү өчен акча бүленде, быел бу эш дәвам итәчәк, – ди ул. – Республикада яшәүче 52176 баланың 29088е бушлай ашатыла. Бер укучыга туклану өчен бюджеттан көненә 7 сум 40 тиен акча бирелә. Калганы йә үзләре мәктәп бакчаларында үстергән яшелчә, җиләк-җимеш исәбеннән, күп очракта әти-әни кесәсеннән оештырыла. Әлбәттә, ризыкның сыйфатыннан зарланулар бар. Бу өлкәдә эшлисе эшләр күп. Ата-аналар белән элемтә булсын өчен, безнең сайтта туклану мәсьәләләренә караган бүлек эшли. Шулай ук укучылар өчен “Ашадым һәм канәгать” (“Поел и доволен”) дигән мобиль кушымта булдырдык, – ди ул.
Мәктәп ашханәләрен Роспотребнадзор вәкилләре контрольдә тота. 2018 елда Актаныш һәм Арчаның Казанбаш мәктәпләрендә килеп чыккан ризык аша эчәк инфекциясе эләгү очрагы итәк-җиңнәрне җыярга өйрәтте кебек. Әмма шулай да белгечләр мәктәпләрдә бозылган ризыклар булу, саклану вакыты үтәлмәү, кухня кирәк-яракларының чиста булмавын яшерми.
Яшел Үзәндә ветераннар советы вәкилләре җәмәгать контроле оештырган. Алар, һәр мәктәпкә барып, туклану системасын тикшерә ала. Алсу Әсәдуллина киләчәктә бу ысулны да куллану мөмкинлеген әйтте. Балаларның туклану проблемасы Дәүләт Советының чираттагы утырышында да күтәреләчәк.
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев