Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Мин-мәктәп укучысы» кушымтасы Татарстанның барлык укучылары өчен дә ачык

Татарстанның 447 000 укучысы яңа цифрлы ярдәмчегә – «Мин – мәктәп укучысы» суперсервисына керә алды. 30 сентябрьдән кушымтаны IOS һәм Android платформаларында берьюлы ике телдә: рус һәм татар телләрендә күчереп алырга мөмкин. Сервис һәм йөкләп алу өчен сылтама турында тулырак мәгълүматны проект сайтында табарга була.

"Мин-мәктәп укучысы" суперсервисы - ул балаларның уку-укыту һәм укудан тыш эшчәнлекләрендә шәхси санлы ярдәмчесе. Сервис Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча оештырылган. Аның ярдәмендә балалар электрон көндәлектән файдалана, өлгереш динамикасын күрә, шулай ук нинди фәннәргә күбрәк игътибар бирергә кирәклеге турында киңәшләр ала алалар. Сервис укучыларга өй эшләрен дөрес итеп планлаштырырга ярдәм итә, шулай ук аларга укытучының шәрехләрен күрсәтә һәм дәрес темасы турында хәбәр итә.

Кушымтаның сынау версиясе республиканың 7 районында 500 укучы арасында 1 сентябрьдә эшли башлады. Тестлаштыруда Татарстанның 10 мәктәбеннән 5-10 сыйныф укучылары катнашты:

• "3 нче Гимназия" (Яшел Үзән районы);

• "1 нче Гимназия" (Лаеш районы);

• "7 нче Гимназия" (Казан шәһәре, Яңа Савин районы);

* "77 нче мәктәп" (Казан шәһәре, Авиатөзелеш районы);

* "39 нчы мәктәп" (Казан шәһәре, Вахитов районы);

•"6 нчы Гимназия" (Казан шәһәре, Идел буе районы);

• "Иннополис лицее" (Иннополис шәһәре);

• "Инженерлык лицее" (Әлмәт шәһәре);

• "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 10 нчы мәктәп" (Түбән Кама шәһәре);

* "41 нче мәктәп" (Яр Чаллы шәһәре).

Бер яктан, мондый башлангыч тест эшләүчеләргә сервисның «тере» булуын ачык күрергә ярдәм итте, һәм киләчәк версияләргә нинди яңа функцияләр өстәргә кирәклеген аңларга кирәк. Икенче яктан, укучылар кушымта булдыру процессына кушылырга мөмкинлек алды.

Укучылар үзләре өчен иң актуаль һәм файдалы нәрсә - электрон көндәлекнең функцияләре һәм расписание: уку өчен кирәк булган бөтен нәрсә һәрвакыт кул астында. Моннан тыш, балалар сөйли, кушымта аларга үзләренең өлгерешенең картинасын күрергә һәм уку процессын оештырганда акцентларны дөрес итеп куярга ярдәм итә. Укытучылар исә яңа сервисның бик уңайлы булуын билгеләп үтә, чөнки бу мәктәп укучылары белән аралашуның тиз һәм мобиль ысулы, ә укучылар һәрвакыт теге яки бу бәянең ни өчен алынганын күрә ала.

Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин цифрлы белем бирү карарлары педагогны беркайчан да алмаштырмаячак, дип билгеләп үтте. "Мәгариф өлкәсендә яңа технологияләр һәм эшләнмәләр - ул өстәмә санлы контент, ул мәктәп укучысына да, укытучыга да үсеш һәм шәхси үсеш өчен мөмкинлекләр алырга ярдәм итә. Цифрлы карарлар - мәктәп белеменнән читкә чыгу, федераль стандартларга караганда күбрәк белем алу ысулы", - дип йомгаклады министр.

Суперсервисның булачак версияләрендә укучыларга уен формасында үз мәнфәгатьләре турында аңлау булдырырга һәм мәктәп тормышында уңышларга ирешү өчен мотивация алырга ярдәм итәчәк функционал барлыкка киләчәк. Сервис мәктәп стеналарында да, Татарстан Республикасында да барган вакыйгалар турында файдалы һәм мөһим хәбәрнамәләрне җиткерү өчен турыдан-туры канал булачак. Моннан тыш, «Мин - мәктәп укучысы» кушымтасының киләсе версияләрен «Белем бирү картасы 2.0» Ак Барс банкы кушымтасы – ата-аналар өчен әзерләнгән канал белән интеграцияләргә планлаштыралар. Яңа сервис ярдәмендә укучыларның ата-аналары шәхси кабинетта баланың мәктәпкә кайчан килүе турында мәгълүмат ала, яки, мәсәлән, мәктәп ашханәсендә менюны бүген белә, шулай ук баланың туклану рационына төзәтмәләр кертә ала. Хәзер бу системада 126 мең кулланучы теркәлгән.

«Мин-мәктәп укучысы» суперсервисы функционалы турында тулырак мәгълүмат һәм йөкләп алу өчен сылтама сайтында урнаштырылган: http://ya-shkolnik.tatar.ru

Чыганак: digital.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев