Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“МИН — ҮРНӘК ДӘҮ ӘТИ”

Быел Рәзин абый НУРУЛЛИНның “Татарстан” радиосы бусагасын атлап керүенә 46 ел була (хәзер ул — баш мөхәррир).

Үзенә декабрьдә 65 яшь тулды. Ул алып барган, тыңлаучылар тарафыннан яратып кабул ителгән “Пар канатлар” тапшыруы да күптән түгел 30 еллык юбилеен бәйрәм итте.


— Радиога гомерем буе тугры булуым белән горурланам, — ди ул.
— Рәзин абый, беренче тапшыруыгызны хәтерлисезме?
— Әлбәттә! Ул якташым, шагыйрә, җырлар авторы Кәүсәрия Шафикова турында иде. Шуннан башлап бик күп тапшыруларны эфирга чыгардым. Бүген лаеклы ялда булсам да, эшемдә кирәк кеше. Иртә таңнан кичкә кадәр хезмәттәмен. Һәр дүшәмбе һәм чәршәмбе иртәнге сәгать алтыдан сигезгә кадәр туры эфирда “Яңа көн” тапшыруларын алып барам. Шулай ук сишәмбе бер атнада “Пар канатлар”, икенчесендә “Депутат каналы” тапшыруы эфирга чыга...
— Инде күптән оныкларыгыз бар. Сез кырыс дәү әтиме?
— Яшь вакытта бер кыз белән очрашып йөрдем һәм шуңа өйләндем. Хатыным Вәсилә белән 43 ел гомер итәбез. Ике кыз тәрбияләп үстердек. Олысы Чулпан гаиләсе белән Казанда яши. Республика милли банкында баш бухгалтер. Ике улы бар. Төпчегебез Резеда әле кияүдә түгел. “Газпромтрансгаз” оешмасында җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлегендә эшли. Аның журналист булуына каршы тордым. Чөнки туктаусыз командировкалар белән бәйле бу һөнәр хатын-кызныкы түгел дип саныйм. Кызым психология факультетын тәмамлады.
Оныкларга килгәндә, Әмирханга — 14, Нурисламга 12 яшь. Мин — алар өчен үрнәк дәү әти. Аракы эчмим, тәмәке тартмыйм, гомер буе бер хатын белән яшим (елмая). Оныкларымның телефон, планшет, компьютердан аерыла алмый утыруы бик борчый. Бу балаларның акыл үсешен киметә. Оныклар кунакка килсә (үз йортыбыз белән Казанның Нагорный бистәсендә яшибез), бакчага куып чыгарам. Хуҗалыкта 25 сутый җир, бер ягында болын. Әнә шунда туп тибегез, дим. Уйнарга күрше егетен дә чакыралар (көлә)...

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев