Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Мин симез хатын белән яшим"

Мин симез хатын белән яшим. Шуннан ни диярсез? Шуннан шул: өйләнешкәндә хатыным тал чыбыгы хәле билле, баскан урынында тик тора алмый торган бөтерчек иде. Ә хәзер янымда авырлыгы минекеннән дә күбрәк булган чит кеше яши. Ирләр хыянәт итә диләр. Ирләр нигә хыянәт итә соң? Дөрес, хатыны гөл кебек булып та,...

Мин симез хатын белән яшим. Шуннан ни диярсез? Шуннан шул: өйләнешкәндә хатыным тал чыбыгы хәле билле, баскан урынында тик тора алмый торган бөтерчек иде. Ә хәзер янымда авырлыгы минекеннән дә күбрәк булган чит кеше яши.

Ирләр хыянәт итә диләр. Ирләр нигә хыянәт итә соң? Дөрес, хатыны гөл кебек булып та, өстеннән йөрүчеләр бар. Тик күпчелек ир-ат хатыныннан наз, ярату күрмәгәнгә читкә йөри. Ә мин хыянәт итә белмәдем.

Симез хатын белән яшәү рәхәт түгел икән: дуслар янына кунакка барсаң, чыш-пыш килүләр ишетелә, концерт-театрлар хакында әйтмим дә инде. Хатыным хәзер симезләр кия торган формасыз, кыяфәтсез "әбиләр" киеме кия. Ә бит безгә әле 40 яшь кенә. Мин нишләргә белмим: икәү бергә спортзалга йөрергә дә тәкъдим ясап карадым, өйдә күнегүләр ясыйк, диетик ризыкка күчик дип тә ялвардым. Әмма хатыным гел сәбәп таба. Йә аның вакыты юк, йә ул арган. Ә бит өйдә эшне икебез тигез бүлеп башкарабыз: кем җитешә, шул эшли. Балалар да гел ярдәм итеп тора. Мал-туарыбыз да юк инде.

Аптырагач, врачларга йөртеп карадым. тик ул сау-сәламәт. Әмма сәламәтлеге озакка чыдар дип уйламыйм, центнердан артык гәүдәне күтәреп йөрүгә организм рәхмәт укымый бит.

Мин хатынымны яратам, шуңа да читкә йөрү хакында уйламыйм. Үз сайлавыма хыянәт итү була бит бу. Нишләргә соң миңа? Аны матур күлмәкләрдән, заманча киемнәрдән күрәсем килә. Өмет кенә көннән-көн сүнә.

Хатын-кызлар, үзегезгә кул селтәмәгез: симез хатын белән яшәү җиңел түгел. Көн саен аны җәлләп куям: пыф-паф килеп йорт буйлап йөрүеннән үк аңа җиңел түгеллеген аңлыйм. Әмма бу үзе сайлаган язмыш. Бала тапкач та тазармаган иде ул, алар буй үскәч тынычланып булса кирәк, бер капчык бәрәңге авырлыгы җыйды...

Ир-атлар сезне кулларында күтәреп йөртсен дисәгез, ашар өчен яшәмәгез, ә яшәр өчен ашагыз.

baltasi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев