Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Мин татарча сөйләшәм" акциясенә волонтерлар туплау башланды

Мин волонтер булырга телим диген дә, зур акциянең волонтеры бул, ди оештыручылар.

Кичә Бөтендөнья татар яшьләре форумы "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә катнашырга теләүче волонтерларны беренче очрашуга җыйды.

"Мин татарча сөйләшәм" акциясенең төп максаты – татар теленә игътибарны җәлеп итү, татар телен шәһәр яшьләре арасында популярлаштыру, заманча татар музыкасы башкаручыларны киң җәмәгатьчелеккә таныту, ди оештыручылар.

"Мин татарча сөйләшәм" акциясендә волонтер булырга теләк белдереп, югары уку йортларыннан студентлар килде. Алар арасында Казан Дәүләт Энергетика университетының 3нче курсында белем алучы Галимҗан да бар иде. Ул “Татар-информ” хәбәрчесенә үз фикерен җиткерде: "Акча түләмиләр", "бернинди файдасы юк", "нәрсәгә кирәк ул сиңа?", "әллә кемнәр белән йөрмә" дигән сүзләрне, кызганычка, шәхсән миңа еш ишетергә туры килә.

Дөресен генә әйткәндә, татар проектларында катнашканда матди файда алу турында уйланган да юк. Волонтер сүзе үзе үк, миңа калса, акчалата, йә башка файда алу максаты өчен барлыкка килмәгән. "Ни өчен?" дигәндә, җавабым бик гади: татар теле, милли мохит, яңа дуслар, яңа танышулар миңа чыннан да бик күп күтәренке кәеф, рәхәтлек алып килә, яшәү дәртен өсти, яңадан яңа үрләргә ирешү теләген арттыра! Милли рух булган җирдә, дөньяга һич зарланмый, киләчәкне төзүгә ике куллап тотынган кешеләр белән берлектә нәрсәдер майтару үзе бер кызык”, - дип аңлатты Галимҗан.

Галимҗанның татар проектларында беренче генә катнашуы түгел. Оештыру эшләрендә, башка төрле ярдәм кирәк булганда бик теләп катнашам, ди ул.
Галимҗан волонтерларны: "Эшсезлектән йөри, дип уйлаучылар ялгыша", - дип саный. “Катнашучыларны карасагыз, безнең арада бизнесменнар да, төрле эшләрдә эшләүчеләр дә, төрле уку йортларында укучылар да бихисап. Шул гадәти тормыштан, көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, бер ял итү чарасы да бу”, - ди Галимҗан.

"Мин татарча сөйләшәм" акциясенең тарихы: 2006 елда Бауман урамында “Үзебез” яшьләр хәрәкәте 26 апрель — Габдулла Тукай туган көнне “Мин татарча сөйләшәм!” дигән акцияне башлап җибәргән. Биредә татар альтернатив музыкасы җырчыларының концерты вакытында яшьләр татарча белгән тамашачыларга - “Мин татарча сөйләшәм!” дип язылган түштамга, ә телне белмәүчеләргә “Синең татарча беренче 150 сүзең” дигән сүзлек тараткан.

Фото: Илнар Төхбәтов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев