Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов Covid-19 аркасында Татарстан территориясендә югары әзерлек режимын кертте

13 марттан республикада махсус санитар-эпидемиологик режим гамәлдә.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә республика территориясендә югары әзерлек режимын кертү турындагы указга кул куйды.

«Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль ярдәмче системасы идарәсе органнары һәм көчләре өчен 2020 елның 19 мартыннан югары әзерлек режимын кертергә һәм төбәк (муниципальара) җавап бирү дәрәҗәсен билгеләргә», — диелә документта.

Күрсәтмәне гамәлгә ашыруны Татарстан Республикасы Премьер-министры контрольдә тота.

Исегезгә төшерәбез, коронавирус таралуга каршы көрәш буенча республика штабы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республикада 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертте.

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев