Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов һәм Греф Татарстанның инновацион эшләнмәләр күргәзмәсе белән танышты

Күргәзмә белән танышыр алдыннан Герман Грефка Татарстанның 2019 елдагы икътисади үсеш нәтиҗәләре, илкүләм проектлар һәм республика программаларын гамәлгә ашыру хакында сөйләделәр.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Саклык банкы президенты һәм идарә рәисе Герман Греф «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында оештырылган Татарстан Республикасының инновацион эшләнмәләр күргәзмәсе белән танышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Күргәзмә белән танышыр алдыннан Герман Грефка Татарстанның 2019 елдагы икътисади үсеш нәтиҗәләре, илкүләм проектлар һәм республика программаларын гамәлгә ашыру хакында сөйләделәр», - диелә хәбәрдә.

Әйтик, «УК ПЖКХ» компаниясе күргәзмәдә каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча инновацион проект тәкъдим итте. Контейнерларда «акыллы» датчиклар урнаштыру әлеге система элементларының берсе булып тора. Ул онлайн-режимында бакның тулуына күзәтчелек итәргә мөмкинлек бирә.

«Цифрлы авыл» проекты авыл җирендә мәгълүмати системаларны үстерүгә юнәлдерелгән. Кешеләрне тану системасына нигезләнгән технологияләр ярдәмендә авыл кешеләре товарларга кассир катнашыннан башка гына терминал аша түли алачак.

ТР вице-премьеры Роман Шәйхетдинов Иннополисның инфраструктурасы, шул исемдәге махсус икътисади зонага резидентлар җәлеп итү, «Сбербанк-Технологи» компаниясе белән хезмәттәшлек турында сөйләде.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Герман Греф Саклык банкы экспозициясендә урын алган мәгълүмати технологияләр, мәгълүматларны эшкәртү өлкәсендәге һ.б. юнәлешләрдәге проектлар белән танышты.

Фото: tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев