Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов Путинга хаким туграсы бүләк итте

Дәүләт идарәчесенең исеме һәм титулы язылган мондый тугралар Көнчыгышта дәүләт хакименең шәхси билгесе буларак кулланылган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президентына аның исемендәге туграны бүләк итте. Әлеге туграны Казан каллиграфы Рамил хәзрәт Насыйбуллов ясаган.

Россия Президенты Владимир Путин Казанда ислам руханилары белән очрашты. Очрашу Президентның Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үтте, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Гарәп язуы белән бизәкләп эшләнгән, дәүләт идарәчесенең исеме һәм титулы язылган мондый тугралар Көнчыгышта дәүләт хакименең шәхси билгесе буларак кулланылган.

Көнбатышта мондый билге буларак бүген заманча кулланыштагы герб-тугра гамәлдә булган. Рус патшалары, Петр Iне дә кертеп, мөселман идарәчеләренә җибәрелгән Грамота һәм юлламаларын раслар өчен нәкъ менә шундый тугралар кулланган. Көнчыгыш традицияләре буенча, бүген тугра нигездә символик һәм мәдәни төсмергә ия.

Миннеханов Путинга шулай ук Россиядә ислам тарихын чагылдырган, 200 еллык тарихка ия миниатюралар да бүләк итте.

Фото: president.tatarstan.ru, dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев