Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов Путинны туган көне белән татар телендә котлады

“Туган көнегез белән, безнең хөрмәтле Президент”, - дип язган татар телендә республика башлыгы.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия дәүләте башлыгы Владимир Путинны котлауларга кушылды. Instagram битендә Рөстәм Миңнеханов видеоролик һәм Татарстанның ике дәүләт телендә котлау урнаштырган.

“Бүген безнең ил лидерының Туган көне! Владимир Владимировичка сәламәтлек һәм Ватан иминлеге өчен куйган хезмәтеннән канәгатьләнү алуын телибез! Туган көнегез белән, безнең хөрмәтле Президент”, - дип язган Миңнеханов.

Татарстан Президенты тарафыннан куелган видеоролик Путинның күптән түгел Татарстанга булган эшлекле сәфәрен искә төшерә. Аерым алганда, дәүләт башлыгы Спортның су төрләре буенча чемпионаты чараларында катнашты, Горбунов исемендәге КАЗда һәм “КАМАЗ” ГАҖдә булды.

Россия Президенты Владимир Путинга бүген 66 яшь тулды. Матбугат хәбәрләрендә ил башлыгының, бәйрәм ял көненә дә туры килгәнлектән, туган көнен якыннары даирәсендә гаиләдә билгеләп узачагын планлаштыруы хәбәр ителгән иде.

Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сүзләренчә, бу көнне телефон аркылы башка илләрнең беренче затларыннан котлауларны санап бетереп булмый. Әмма шалтыратулар көнүзәк халыкара мәсьәләләрдә фикер алышу белән бергә бара. 
 

Фото: инстаграм

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев