Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов табибларга: Халык ял итәргә җыена, ә сез күбрәк эшләргә әзерләнәсез

Татарстан Президенты республика халкы үз-үзен кайгыртырга, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә тиеш дип саный.

Яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында сәламәтлек саклау системасына зур йөкләнеш барлыкка килде һәм бу вазгыять тагын дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте һәм сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырганда әйтте.

«Бәйрәм көннәре якынлашкач бөтен кеше дә ялга әзерләнә. Ә сез тагын да ныграк эшләргә әзерләнәсездер дип ышанам. Без акча бүлеп бирдек, кирәкле барлык даруларны алдык, әмма сездән башка булмый», — диде Президент.

Аның фикеренчә, чикләү чараларыннан, хокук саклау системасы һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләреннән башка авыру дулкыны тагын да зуррак булыр иде.

«Без үзебез генә бу проблеманы хәл итә алмас идек. Теплоходта коронавирус табып, пассажирларны безгә алып килгәндә беркем дә бернәрсә дә белми иде әле. Без бу кешеләрне кабул итеп, аларны дәвалый алуыбызга куандык. „Кызыл зонага“ да кердек. Барлык чараларны тәэмин итү җиңел булмады. Рәхмәт сезгә», — диде республика Президенты.

Шул ук вакытта ул санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәми торган гамьсез кешеләр булуын да әйтте. «Таләпләрне үтәмиләр, ә табибларга йөкләнеш бик зур һәм шулкадәр ашыгыч ярдәм бригадалары да юк. Ә бит кешеләр үз-үзләрен кайгыртырга тиеш», — дип йомгаклады Татарстан Президенты.

Алдарак «Татар-информ» Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә 49 табибка һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләренә Татарстанның һәм Россиянең дәүләт бүләкләрен тапшырды дип язган иде. 

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев