Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов: Татарстан – Россия белән ислам дөньясы арасында бәйләүче буын

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-дәүләтләре делегацияләре Казанга XI халыкара икътисадый саммитта катнашу өчен килделәр.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-дәүләтләренең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчеләре белән очрашты. Очрашуда Алжир, Бенин, Буркина-Фасо, Габон, Гвинея-Бисау, Мисыр, Индонезия, Йәмән, Тунис, Судан, Уганда илчеләре катнашты.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-дәүләтләре делегацияләре Казанга «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммитында катнашу өчен килделәр. Рөстәм Миңнеханов илчеләргә KazanSummitка күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Быел чараларны төп уздыру урыны «Казан Экспо» күргәзмә комплексы булачак. Быел август аенда анда «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты да узачак.

«KazanSummit елдан-ел ислам финансларына, партнерлык банкингына, хәләлчә яшәү рәвешенә бәйле актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу өчен абруйлы мәйданчыкка әверелә бара. Катнашучылар географиясе киңәя. Үткән ел саммитта 50дән артык ил катнашса, быел аларның саны 72гә җитте. Форумны хуплавыгыз һәм аның Россия субъектларының сезнең илләр белән хезмәттәшлеген киңәйтү мөмкинлеген бирүче чараларында шәхсән катнашуыгыз өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Встреча Президента Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханова
с Чрезвычайными и Полномочными Послами иностранных государств
в Российской Федерации

ТР Президенты хәбәр иткәнчә, бүген ил җитәкчелеге ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирә. Татарстан үз ягыннан шулай ук бу процессларда катнаша. «Ел саен без мөселман илләренә эш сәфәрләре кылабыз. Татарстан шулай ук Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең төрле делегацияләрен кабул итә. Татарстанның Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән товар әйләнеше 1,5 млрд  доллар тәшкил итә һәм үсеш динамикасы күрсәтә», - дип белдерде Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Президенты кушуы буенча ул «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли. Әлеге төркем кысаларында Россиянең ислам илләре белән якынаюы буенча зур эш алып барыла, диде ул.

Встреча Президента Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханова
с Чрезвычайными и Полномочными Послами иностранных государств
в Российской Федерации

Әңгәмә барышында илчеләр делегацияләр визитларын оештыруда күрсәткән ярдәме өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерделәр. Шулай ук алар республика машина төзелеше предприятиеләре, Татарстан югары уку йортлары белән, авыл хуҗалыгы линиясе буенча, мәдәният өлкәсендә һәм башка юнәлешләр буенча хезмәттәшлекнең аеруча перспектив варианты турында сөйләделәр. 

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев