Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов: Татарстанда сыекландырылган газ җитештерү заводы төзү Мутко белән килешенде

Татарстан Президенты «Газпром» һәм Россия тимер юллары җитәкчелеге белән Россиядә газ-мотор ягулыгы базарын үстерү турында фикер алышты.

Россия Вице-премьеры Виталий Мутко Татарстанда сыекландырылган газ җитештерү заводын төзү проектын хуплады. Киләчәктә бу ягулык төре авыл хуҗалыгы һәм коммуналь техника, шулай ук пассажирлар ташу өчен кулланылачак. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

«Без тыгызландырылган газдан тыш сыекландырылган газ да кулланылырга тиеш дип саныйбыз. Без Виталий Леонтьевич [Мутко] белән Татарстанда завод төзү мөмкинлеге турында килештек. Без авылны, торак-коммуналь хуҗалыгын, пассажир транспортын ягулык белән тәэмин итәчәкбез», - диде Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендәге киңәшмә нәтиҗәләре буенча.

Татарстан Президенты сүзләренә караганда, сыекландырылган газ ерак авылларны һәм бакчачылык ширкәтләрен тәэмин итү өчен кулланыла ала. Аларга газ торбалары сузу икътисади яктан файдалы түгел.

Бүген Чаллыда «Нефть-газ комплексының заманча технологияләре һәм перспектив проектлары» халыкара эшлекле конгрессы эш комитеты утырышы узды. Илдә газ-мотор ягулыгы базарын үстерү чаралары турында фикер алышынган чарада «Газпром» ГАҖ, «Россия тимер юллары» ААҖ һәм башка эре компания вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстанда техниканы газ-мотор ягулыгына күчерү программасы биш елга якын гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә метанда эшләүче автомобильләр саны 11 тапкыр артты, газ заправкалары станцияләре саны ике тапкыр күбәйде. Ә республикада мотор ягулыгы сыйфатында метанны куллану сигез тапкыр артты.

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев