Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов Татарстанның Федераль атом-төш үзәге белән хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде

Татарстан Президенты кичә Снежинскта Бөтенроссия техник физика фәнни-тикшеренү институтында булды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә көннең икенче яртысында Снежинск шәһәрендә эш сәфәрендә булды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов "Россия Федераль атом-төш үзәге - Академик Е.И. Забабахин исемендәге Бөтенроссия техник физика фәнни-тикшеренү институты" ФДУПндә булды.

Үзәк директоры Михаил Железнов белән Рөстәм Миңнеханов авария-техник үзәк, Атом-төш коралы музеен карады.

Рөстәм Миңнехановка мәгълүматларны эшкәртү һәм тулий лазерлары үзәкләрен күрсәттеләр.

Шуннан соң Россия Федераль атом-төш үзәге белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.

Аерым алганда, сүз нефть катламына дарылы басым генераторлары ярдәмендә динамик тәэсир итү технологиясен эшләү мәсьәләсе турында барды.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Республикасы Россия Федераль атом-төш үзәге белән хезмәттәшлек итәргә тели. Оешманың үзенчәлекле мөмкинлекләре төрле юнәлешләрдә кулланылырга мөмкин, шул исәптән цифрлы икътисад республика стратегиясе кысаларында да.

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев