Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов юридик затлар банкротлыгы халык керемен киметергә тиеш түгеллеген әйтте

Юридик затларның бөлгенлеккә төшүе республика халкына хезмәт хакын вакытында түләүдә чагыла, дип саный Татарстан Президенты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов компанияләр банкротлыгы процедурасы вакытында республика халкының керемнәрен киметүгә юл куймаска кирәклеген билгеләп үтте. Бу хакта ул ТР Арбитраж судының йомгаклау киңәшмәсендә белдерде.

«Барлык тырышлыклар тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм ярлылыкка каршы көрәшкә юнәлдерелгән шартларда, халыкның керемнәре кимүгә юл куелмаска тиеш. Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының уртак тырышлыгы белән генә уңай нәтиҗәгә ирешеп була», — дип искәртте ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, арбитраж судлар эшчәнлегенең мөһим юнәлеше – арта барган банкротлык турындагы эшләрне карау. Банкротлык процедурасы кысаларында юридик затның язмышы гына хәл ителми, кредиторларның, республика халкының мәнфәгатьләре дә хәл ителә. Беренче чиратта бу хезмәт хакын вакытында түләүгә кагыла.

«Республика алдында торган мөһим бурычлар арасында алданган өлешчеләрнең хокукларын торгызу тора. Республика дәүләт хакимияте органнары тарафыннан, гражданнар түләнгән барлык метрларны алсын өчен, мөмкин булган барлык чаралар күрелә», — диде ул. Аерым алганда, алданган өлешчеләргә ярдәм итү өчен ике махсус фонд булдырылган, инвесторларга торгларсыз җир кишәрлекләре бирү механизмы гамәлгә ашырылган, дип белдерде Президент.

Мәҗбүри түләүләр һәм штраф санкцияләре алу мәсьәләсе элеккечә актуаль булып кала бирә. Күрелә торган чаралар комплексы узган ел нәтиҗәләре буенча республиканың берләштерелгән бюджетына бурычларны киметүгә китерде. Әмма барлык оешмалар да үзләренең салым бурычларын намус белән үтәми. Монда шулай ук судларга да мөһим роль бирелә, дип йомгак ясады ТР Президенты.

Фото: tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев