Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов үз-үзеңне изоляцияләү чорында бакчачыларга үсентеләр бирергә кушты

Кичә Владимир Путин эшләми торган көннәрне апрель азагына кадәр озайту турында боерык имзалады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз-үзеңне изоляцияләү чорын бакчада үткәрүче татарстанлыларга үсентеләр һәм орлыклар бирү мөмкинлеген булдырырга йөкләде. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Урамга чыгу өчен СМС-рөхсәт алу статистикасы буенча Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелеге эшләми торган көннәрне бакча кишәрлекләрендә үткәрә. Шул сәбәпле, республика Президенты Хөкүмәткә үсенте һәм орлыклар сатарга рөхсәт бирү мәсьәләсен хәл итәргә кушты. Бу үз-үзеңне изоляцияләү чорын бакчада үткәрүчеләрнең вакыты файдалы үтсен өчен эшләнелә», — диде Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, Татарстан Министрлар Кабинеты бу турыда карар әзерли башлаган.

Covid-19 коронавирус таралуны кисәтү максатыннан, Владимир Путин эшләми торган көннәрне 30 апрельгә кадәр озайту турындагы боерыкны имзалады.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев