Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов Зур концерт залында сакта торучы полиция хезмәткәрләренә чәчәк бүләк итте

Татарстан Президенты «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясау тантанасында катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Хокук тәртибен күзәтеп торучы полиция хезмәткәрләре яныннан игътибарсыз узып китә алмады — республика җитәкчесе аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды.

ТР Президенты Зур концерт залына «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясау тантанасына килде. Бина фойесында ул ишек янында сакта торучы полиция формасындагы ике хатын-кызны күрде. Рөстәм Миңнеханов эш графигында берничә минут табып, хокук тәртибен саклау хезмәткәрләрен Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/society/07-03-2020/mi-nehanov-zur-kontsert-zalynda-sakta-toruchy-politsiya-hezm-tk-rl-ren-ch-ch-k-b-l-k-itte-5727677

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев