Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнехановка Казанның тарихи үзәгендә автомобиль агымын яңадан бүлү схемасы тәкъдим ителде

Татарстан Президенты шәһәрнең тарихи үзәгендәге кайбер объектларны карады.

Бүген иртән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә һәм Казансу елгасы яр буенда булды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры янындагы мәйданчыкта республика җитәкчесенә шәһәрнең тарихи үзәгендә автомобиль һәм җәяүлеләр агымнарын яңадан бүлү схемасын тәкъдим иттеләр.

Обход исторических улиц г.Казани и набережной р.Казанки

"Автомобильләрнең юл хәрәкәте схемасын үзгәртү хисабына Ирек мәйданы - Солтан Галиев мәйданы - Фукс скверы арасында җәяүлеләр өчен элемтә оештырылачак”, - диелгән хәбәрдә.

Аннары Рөстәм Миңнехановка Карл Маркс ур., 56/11 адресы буенча урнашкан бинаны күрсәттеләр. “Дротоевский-Молотков йорты” объекты, ул реконструкция стадиясендә. Аннан соң Карл Маркс, 62, 64 адреслары буенча объектларда булдылар. Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры ике катлы бинаны музей экспозицияләрен киләчәктә урнаштыру өчен музейга тапшыру үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Обход исторических улиц г.Казани и набережной р.Казанки

Аннары Президентка Миллениум күпере янындагы территорияне (Подлужная урамыннан) куллану проектын тәкъдим иттеләр. Биредә экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар булган Яшьләр паркын булдыру планлаштырыла. Подлужная урамы ягыннан Кремль яр буен караганда, Рөстәм Миңнеханов Миллениум күпереннән соң ук буш торган территорияләрдә футбол кыры ясарга тәкъдим итте.

Шулай ук Казансу елгасы яр буенда су янына төшә торган урында тагын бер территорияне тәкъдим иттеләр. Анда Фестиваль кварталы җәмәгатьчелек киңлеген булдыру күздә тотыла. Президент проектны эшләп бетерергә һәм 15 көн эчендә фикер алышу өчен тәкъдим итәргә кушты.

 ÃÅ¾ÃÂ±Ã‘…од исторических улиц г.Казани и набережной Ñ€.Казанки

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев