Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнехановка Татарстанда төзелгән SKYF пилотсыз очкычының мөмкинлекләрен күрсәттеләр

Татарстан Президенты эш сәфәре белән Лаеш районына килде. Бүген анда 2018 ел нәтиҗәләренә багышланган район советы сессиясе була.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Татарстанның шәхси компаниясендә төзелгән SKYF пилотсыз очкычының мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Тәкъдим итү чарасы Лаеш районының «Караишево» шәхси аэродромында узды.

Татарстан Президенты шул хактагы видеоязманы Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә урнаштырган. SKYF генераль директоры Александр Тимофеев моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, пилотсыз очкычны төзүгә 6 миллион доллар һәм 244 миллион сум күләмендә инвестиция кертелгән. Әлеге машина нефть һәм газ тармагында да, авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә кулланыла ала.

Сәфәр барышында Рөстәм Миңнеханов «Караишево» аэродромына да бәя бирде. ТР Президенты матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, аэродромның мәйданчыгы авырлыгы 24 тоннага кадәр тәшкил иткән кече авиация судноларына хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән.

Аэродромда гомуми мәйданы 1,1 мең квадрат метр тәшкил иткән, авиация техникасы саклау өчен ике ангар, шулай ук авыл хуҗалыгы техникасы саклана торган бер ангар бар. Аэродром территориясе койма белән әйләндереп алынган, видеокамералар урнаштырылган.

Татарстан Президенты Лаеш районында шулай ук пластмасса плитәләр, полосалар, торба һәм профильләр эшләп чыгару белән шөгыльләнә торган «Техстрой» җитештерү мәйданчыгында да булды. Әлеге производствога 156,1 миллион сумнан артык инвестиция кертелгән. 2018 елда «Техстрой» компаниясе тарафыннан 137,4 меңнән артык эшләнмә җитештерелгән.
 

Фото: инстаграм

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев