Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Ә минем эчемдә һаман нәфрәт утлары яна, авылдашларымны күралмыйм хәтта» [гыйбрәт]

Хәзер елый алмыйм. Шатлыкта да, кайгыда да бер бөртек яшем чыкмый. Күрәсең, яшьлектә түккән күз яшьләрем җитәрлек булгандыр.

Әнием үлгәндә, миңа 4 яшь булган. Ул вакытта абыйларым шәһәргә чыгып киткән иде. Әнине югалткач, әтием белән яши башладык. Бала булсам да, өйгә үги әни кайтканын бүген­гедәй яхшы хәтерлим.

Сания апаның үз балалары аерым яши, һәркайсының тормышы бар иде. Баштарак әниле булдым дип сөенсәм дә, соңыннан үги әнинең нәрсә икәнен аңладым. Әти эшкә киткән арада кыерсыта, елата иде үги ана. Бераз кул арасына керә башлау белән, бөтен эшне миннән эшләтте. Әтигә зарланып булмый, хәтта ярамый иде. Холкы коры булды. Мин ничек тә түзәргә кирәк дип яшәдем.

Мәктәптә ятим бала икәнем­не кычкырып әйтүчеләр дә булды. Ә мин бирешмәскә тырыштым. Тизрәк укып бетерергә иде дип яши башладым. Әмма тыныч кына яшәгәндә, әтинең хатыны эчүгә сабышты. Нинди генә мәҗ­лескә бармасын, исереп кайта. Әти алып кайта алмагач, мине чакыра иде. Икәү бергә Сания апаны күтәреп кайткан чаклар истә әле. Ул шешәгә үрелгәч, тор­мышның асты өскә килде. Әти куып та чыгара алмый. Авыл кешесеннән уңайсызлана иде.

Ниһаять, 11 нче сыйныфка килеп җиттем. Шул елны Ришат исемле егет белән очраша башладык. Үзе чибәр, күзләре балкып тора. Яраттым мин аны. Ә ул минем саф күңелемнән файдаланды. Аулак урынга алып барып, мине көчләде. Ул көнне төн буе елап чыктым. Бу хакта кешегә әйтергә курыктым. Ә ул исә үзенең “батырлыгы” турында авыл егетләренә сөйләгән. Кичке якта мәктәптән кайтып булмый, мине каравыллап тора башладылар. Йортыбыз авыл читендә урнашкан. Миннән көлүчеләр җитәрлек булды. Әллә нинди гайбәтләр ишеттерделәр. Әти шулар аркасында миңа кул күтәрә башлады. Ә мин дөресен сөйләргә батырчылык итми йөрдем. Мәктәпне тәмамлауга ук авылдан чыгып киттем. Бик еракка киттем. Башта бер белмәгән чит җирдә яшәве кыен булды. Әмма яхшы кешеләр очрап, мине үз канатлары астына алдылар. Эшкә урнаштым. Менә шунда булачак ирем белән таныштым. Рус милләтеннән булуга карамастан, күңелемә бер күрүдә ошады ул. Саша исемле. Бер ел очрашып йөрдек тә бергә яши башладык. Кызыбыз туды. Ул вакыттагы шатлануларым! Әтигә телеграмма суктым. Соңрак телефонына шалтыраттым. Баксаң, Сания апа мин киткәч озак тормаган, үлеп киткән. Әти аннан соң ике тапкыр өйләнеп караган, тик тормышы гына барып чыкмаган. Хәзер инде бишенчегә авылдашыбыз Минзифа апага өйләнгән икән. “Бер дә сагынмыйсыңмыни? Кайт, кызым”,  ди ул сөйләшкән саен. Ә минем эчемдә һаман нәфрәт утлары яна, авылдашларымны күралмыйм хәтта.

Еллар уза торды. Кызыма ун яшь тулгач, бер малайлы да булып куйдык. Узган ел әниемнең каберен күрергә, әтинең хәлен белергә авылга кайттык. Кайтуга, бердәнбер дустым Сәрия янына кердем. Бик озак сөйләшеп утырдык. Иң беренче итеп еш керә торган төшемне сөйләдем. “Мине кыерсыткан, мыскыл иткән өч егет (Ришат, Айрат, Зиннур) гел төшемә керә. Нәрсәдер сорыйлар. Аңлап булмый”,  дидем. Сәрия егылып китә язды. Баксаң, Ришат юл һәлакәтенә очрап, үлем белән бик озак кө­рәш­кәннән соң мәңгелеккә күзләрен йомган. Айрат та машинасы белән юл кырыена очкан. Зиннурны билгесез адәмнәр кыйнап үтергәннәр. Мин бер мәлгә сүзсез калдым. Менә шуңа тө­шемә керә икән алар. Сәрия белән сөйләшкәннән соң, әллә нишләп моңсу булып китте. Еллар узса да, күңелемдә рәңҗү, сагыш яши иде әле минем. Ә бит шөкер генә итәсе, тормышым түгәрәк, балаларым сау-сәламәт, ирем яратып яши. Кул күтәрү түгел, каты итеп эндәшкәне дә юк. Балачакта күргән хәсрәтләр, кимсетүләр өчендер инде, Аллаһы Тәгалә миңа бәхетле тормыш бирде. Ачу-нәфрәтләрне онытып, ниндидер күңел бушануы, җиңеллек белән туган ягымнан китеп бардым. Әйтәсе кил­гәнем шул: егетләр, кызларны рәнҗетмәгез. Нахакка түгел­гән күз яше төшә ул! 

 
 

ЙОЛДЫЗ

Фото: NikLife

http://vatantat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев