Саба таңнары
  • Тат Лат
  • “Минималка” аз пенсиягә илтә

    Беркөнне Саба базарына сугылдым. Ял көн булуга карамастан, кеше бик аз. Шуңа сатучылар бергә җыелып сөйләшеп торалар. Араларында танышлар да күреп: "Сез көнгә берәр кием сата аласызмы соң?"- дигән сорау бирәм. Зарлана башларлар дигән идем: "Сатмасак, селкенеп йөрмәс идек, шушында эшләп көн күрәбез бит",-диделәр болар. Аннары 9 гектар җире булган...

    Беркөнне Саба базарына сугылдым. Ял көн булуга карамастан, кеше бик аз. Шуңа сатучылар бергә җыелып сөйләшеп торалар. Араларында танышлар да күреп: "Сез көнгә берәр кием сата аласызмы соң?"- дигән сорау бирәм. Зарлана башларлар дигән идем: "Сатмасак, селкенеп йөрмәс идек, шушында эшләп көн күрәбез бит",-диделәр болар.

    Аннары 9 гектар җире булган фермер белән сөйләшергә туры килде. Һаман шул бәйләнчек сорау инде. "Агайне, барыбер үзеңә дә күпмедер кала инде ул. Шунысы да бар: син үзеңә үзең хуҗа, беркем эш кушмый",- диде өстәмә пай җирләрен алырга йөргән фермер. Димәк, бер үз бизнесын булдырган кеше аннан баш тартмый икән, ләбаса, ничек тә тырыша.

    Шулай да Россия Пенсия фондының районара идарәсе мәгълүматларына караганда, районда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр кимеп киткән. 2013 ел башына 884 кеше исәптә торса, 2014 елның 1 гыйнварына 715кә калган.

    -Шуларның 101е эш белән тәэмин итүче буларак теркәлгән,- дип сөйли идарә начальнигы Рөстәм Хисмәтуллов.- Эшмәкәрләрнең төп өлеше (495 кеше) сәүдә, 112 фермер авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. Калганнары төзелеш алып бара, башка тармакларда кәсеп итә. Эшмәкәрләр саны ни өчен кимедеме? Күпчелек эшмәкәрләр иминият кертемнәренең ставкасы югары булу сәбәпле, эшчәнлекләрен туктатырга мәҗбүр булды дисәм, ялгыш булмас. Федераль закон нигезендә 2014 елда үз шөгыле булган халык өчен иминият кертемнәре ставкасы киметелеп, 20 меңгә калдырылды. Ләкин кабат учетка басучылар саны аз. Кертемнәр күләменең артуы бурычларны да артуына китерде. 2012 ел өчен әлеге сумма 2,4 миллион сум булса, 2013 ел 7,9 миллион сумга җитте, ягъни өч тапкыр артты. Учеттан төшеп кенә бурычны түләми калып булмый. Аңа әле пеня да өстәләчәк, икенчедән, пенсия чыгучыларның пенсия күләменә дә тискәре йогынты ясый.

    -Рөстәм Әделҗанович, эш бирүче буларак теркәлгән 101 эшмәкәр кешеләргә хезмәт хакларын ничегрәк түли?

    -Барлык эшмәкәрләр дә минималь хезмәт хакы күләмендә түләргә тырыша дисәк, ялгыш булмас. Ә минималь хезмәт хакы 2014 елда 5554 сум тәшкил итә. Тикшерүләр күрсәткәнчә, шушы сумма эш бирүчеләр белән ике арада төзелгән хезмәт килешүләрендә дә күрсәтелгән. Әлбәттә, мондый сумма белән киләчәктә зур пенсиягә исәп тотып булмый. Әгәр ниндидер суммалар өстәмә рәвештә конвертларда бирелә икән, ул булачак пенсиядә берничек тә чагылыш тапмаячак. Әйтик, Байлар Сабасыннан Ш. дип әйтик, 2000 елның 1 апреленнән шәхси эшмәкәрдә эшли, минималь хезмәт хакы ала. Гомуми 27 ел һәм 9 ай стаж белән пенсиясе 4359 сум 66 тиен тәшкил итә. Хәзерге көндә 50гә якын кеше пенсиягә чыкканнан соң да шәхси эшмәкәрдә эшләвен дәвам итә.

    -Шәхси эшмәкәрләр үзләренең булачак пенсияләрен формалаштыру турында ни дәрәҗәдә кайгырталар соң?

    -Зур суммалар күчереп баручылар бик аз. Шуңа пенсияләре дә күп түгел. Кайберләре эшмәкәрлеккә күчкәнче дә аз хезмәт алып эшләгән. Әйтик, Сабадан Г.ның эшмәкәр буларак учетка басканына 10 ел. Эшләүчеләргә дә минималь хезмәт хакыннан чыгып түли. Үзе дә лаеклы ялга чыгу яшенә җитеп, 3931 сум пенсия ала. Шәмәрдәннән Г. эшмәкәр булып 2002 елда теркәлгән. Стажы 35 ел һәм 5459 сум пенсия ала. Сабадан 2002 елдан эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче К.ның да айлык пенсия күләме 5285 сум гына. Эшләүчеләренә дә хезмәт хакын "минималка"дан чыгып кына түли.

    Мисаллардан күренгәнчә, минималь хезмәт хакына эшләгән эшмәкәрләрнең дә, хезмәткәрләрнең дә пенсия күләме бик аз. Хәтта пенсионерларның яшәү минимумына да (5942 сум) тулмый. Бу урында районда картлык пенсиясенең март аенда уртача күләме 9685 сум 65 тиен булуын әйтәсе килә.

    -Район эшмәкәрләренә нинди теләкләрегез, әйтер сүзләрегез бар?

    -Һәр эшмәкәр үзенең киләчәген уйлап, иминият кертемнәрен ел саен үз вакытында, законда каралганча, 31 декабрьгә кадәр түләсен иде. Минималь хезмәт хакы түләп, максималь пенсия алып булмаганлыгын истән чыгармасыннар. Дөньяның барлык алга киткән илләрендә кешеләр эшләгән чорларында айлы рәвештә үзләренең шәхси акчаларыннан киләчәк пенсияләренә өлеш чыгарып баралар һәм төрле пенсия программаларында катнашалар. Безнең илдә дә 2002 елдан бирле иминият принципларына нигезләнгән пенсия системасы гамәлдә икәнлеген онытмыйк.

    Фәнил Мәүлетов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: