Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Министрлар Кабинеты авыл территорияләрен төзекләндерүгә дәүләт ярдәме күләмен арттырды

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин төбәкләргә авыл территорияләрен төзекләндерү чараларын гамәлгә ашыруга бирелә торган дәүләт ярдәме күләмен арттыру турындагы карарны имзалады. Бу хакта Министрлар Кабинеты сайтында хәбәр ителә.

Министрлар Кабинеты авыл территорияләрен төзекләндерүгә дәүләт ярдәме күләмен арттырды

Фото: © "Татар-информ"

 

«Бу карар авыл территорияләре инфраструктурасын үстерүгә ярдәм итәчәк», диелгән документка аңлатма язуында.

Үзгәрешләр буенча, авыл территорияләренең бер проектын гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән ярдәмнең максималь күләме хәзер 2 млн сум түгел, ә 3 млн сум тәшкил итә.

Моннан тыш, төбәк авыл территорияләрен төзекләндерү чараларына ала торган субсидиянең минималь күләмен 2 млн сумга арттырдылар (элек 1 млн сум иде, хәзер 3 млн сум).

Эш «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында алып барыла, аны Министрлар Кабинеты Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча 2019 елда раслады.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ministrlar-kabinety-avyl-territoriyalaren-tozeklanderuga-daulat-yardame-kulamen-arttyrdy-5881463

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев