Миңнеханов: Ислам дөньясы белән элемтәләрне ныгытуга өлеш кертүебез белән горурланабыз
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елда «Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» программасын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашучыларны видеоэлемтә аша сәламләде.
Фото: видеодан скриншот
«Бүгенге көндә Россия Ислам илләре белән мөнәсәбәтләрне актив үстерә. Татарстан, күпмилләтле Россиянең бер өлеше буларак, әлеге элемтәләрне ныгытуга үз өлешен кертә алуы белән горурлана», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
«Киләсе елга планлаштырылган чаралар [Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы»] лаеклы дәрәҗәдә уздырылачак, республика кунаклары Татарстанның бай мәдәнияте һәм кунакчыллыгы белән ләззәтләнә алачак, дип ышанам», – дип белдерде ул.
«Бездә, Татарстанда, әйтүләренчә, хәерле сәгатьтә! Форумда катнашучыларга уңышлы эш телим», - дип йомгаклады сүзен ТР Рәисе.
«Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» программасының оештыру комитеты утырышын Россия мәдәният министры Ольга Любимова үткәрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-islam-donyasy-belan-elemtalarne-nygytuga-oles-kertuebez-belan-gorurlanabyz-5910723
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев