Саба таңнары

“Минсез яшәп карагыз!”

Исәнмесез, хөрмәтле редакция хезмәткәрләре. Сеңлемнең гаиләсендәге тынычсызлыкка чыдаша алмаганга күрә кулыма каләм алып хат язарга утырдым. Бәлки, бераз булса да тынычланырмын. Бәлки, киңәш-табыш бирүче булыр.

Сеңлем белән без кечкенәдән бергә. Яшь араларыбыз зур булмагач, үскәндә дә аерма әлләни сизелмәде. Бергә мәктәпкә йөрдек, уртак дусларыбыз күп булды, сөйләшер сүз бетмәде. Бер-беребезгә әнигә дә сөйләмәгән серләрне бүлешә идек, киемнәребез гел уртак булды. Кияүгә дә бер генә ел аерма белән чыктык без. Икебез дә яраткан егетләребезнең хатыннары булдык. Минем ирем Актанышныкы иде. Өйләнешкәч тә, берничә генә ел читтә яшәп алдык та, аннары аның туган ягына кайтып төпләндек. Үзе дә тартылды, әти-әнисе дә чакырып торды дигәндәй. Читтә каңгырап йөргәнче, белгән кешеләр арасында тормыш итү җиңелрәк дип, без дә тәвәккәлләдек инде. Ул вакытта беренче улыбыз туган иде.


Сеңелем дә ире ягында урнашып калды. Киявебез - төпчек малай, йорт аның кулына каласы алдан ук билгеле иде инде. Килен төшкәндә аталары да исән иде әле, берничә елдан соң үлеп китте. Ә кайнанасы озын гомерле инде, биргәненә шөкер. Гел тик тора торган түгел. Менә быел гына бераз утыргалаштырып, телевизордан татарча җырлар карый башлады әле. Яше 86да булса да, былтыр ишегалды тутырып казын да үстерде, үрдәкләр дә алды, өч оя чеби чыгарды. Сыерын да сиксәнгә хәтле үзе сауды.


Сеңелем үзе бик сабыр холыклы кеше. Иренә беркайчан да зарланмады, күченеп китик, башка чыгыйк дип әйтмәде. Мин, мәсәлән, аннан аермалы буларак, гомер буе кайнанам белән яши алмас идем. Хәер, бөтенләй түзәрлек булмаса, ул да яшәмәгән булыр иде әле. Ияләшкәннәрдер инде. Икебезнең дә үз гаиләләр, тормыш мәшәкате булса да, без аралашудан беркайчан да туктамадык. Хатлар язышып тордык, аннары телефоннар чыкты. Бәйрәмнәрдә кунакка йөрешә идек. Киявебез начар кеше түгел иде инде. Йомшак күңелле, гаилә җанлы, ярдәмчел. Эштән беркайчан калмады, балаларын яратты. Тормышлары бик әйбәт булды. Чөнки ялкауланып ятып булмый: әниләре хәзер күреп ала. Шуңа бар да гел эштә булды, балалары да шулай күз-колакта үсте. Гомер барышында икебез дә мәшәкатьләрне шактый күрдек, әмма аларның барысы да бергәләшеп ерып чыгарлык булган икән. Безнең хәзер балалар да укып бетереп шәһәрләргә таралышты, кияүгә чыгып, өйләнешеп тә беттеләр инде.


Тыныч сулап, инде бераз үзебез өчен яшик дигәндә генә сеңлемнең гаиләсендә башка сыймаслык хәлләр башланды бит әле. 33 ел бергә яшәгәннән соң киявебез өеннән чыгып китте. Хатынының гына түгел, әнисенең сүзләренә дә колак салмады хәтта. "Тавыш чыгарлык сәбәп тә юк инде, - дип елый сеңлем. - Бар да ияләшкәнчә, элеккечә инде. Яңалыклар да юк, балалар да беркөе, борчымыйлар. Әллә нишләде, юктан тавыш чыгарып ишекне шапылдатып ябып, чыгып китәргә генә тора."


Берничә ай дигәндә бу ызгыш-талашлар, чыгып китүләре тәмам аерылуга барып җитте. Гаризаны кияү үзе язган. Гомер иткән кешеләр, болай гына аермаслар дип уйлаган идек әле. Әмма ир судта да уеннан кире кайтмаганлыгын, аерылышасы килүен кат-кат әйткән. Анда да шул ук кешеләр бит инде, райондашлар. "Моңарчы кеше күзенә күренеп, авызында чайкалып яшәгән гаилә булмагач, безгә бик аптырадылар инде, - дип елап сөйләде сеңелем. - Сез дә шулай булып беткәч, башкаларга нишләргә?" - дип әйттеләр ди чыгып киткәндә. Кияүне һич аңлый алмыйбыз. "Үзләре беләләрдер", - дип, минем ирем кысылмый инде аларга. Барып сөйләшмәде дә хәтта. Гомер иткән хатыныннан аерылып, башкага китсә дә аңлар идең әле. Йөргән икән, читтә хатыны булган икән кабәхәтнең, дип сүгәр идең дә, ничек тә яшәр идең. Ә монда бөтенләй бушлыкка чыгып китте бит ул! 7-8 еллап йөргән машинасына вак-төяк киемнәрен салган да, "Минсез яшәп карагыз!" - дип әйтеп чыккан да киткән. Кеше фатирында, вакытлыча кереп, үзе генә яши ди. Әле ярый эшеннән китмәгән инде. Белешкәләп торабыз, эшкә йөри икән. Әлеге вакыйгалардан соң сеңелем бөтенләй сыгылып төште. Нык бетереште. Туксанга якынлашып барган кайнанасы белән калды бит! Балалар да кайткалыйлар инде. Әмма алар нишләтсен? Әле ярый телефоннар бар сөйләшеп торырга! Без кияүне бер-ике ай шулай үзе генә яшәр дә, кайтыр дип өметләнгән идек бит. Әмма андый уе да юк, ахырысы. Шуннан сеңелем тагын да ныграк борчыла башлады. "Үләселәрем килә, апа. Ник яшәргә инде миңа хәзер?" - дип берничә кат әйткәч, мин дә түзмәдем инде, җыендым да юлга чыгып киттем. Үзем дә алтмышта бит инде. Ә кирәк булгач нишлисең, бер нишли алмыйсың. Сеңелне дә, аның карт кайнанасын да карап торам менә. Гомер иткән, ышанып яшәгән ир булгач, кисәк кенә берүзең калу кешене бетереп ташлый икән ул. Үлгән-ниткән дә түгел, башка берәү белән дә яшәп ятмый бит. Ялгызы мәтәвекләнә. Сеңелемә шуңа нык авыр. Чыгу юлын күрми. "Юләрләнгәндер ул", - ди. Картлык көнендә кияүгә мондый тормыш ник кирәк булгандыр инде, төрле яктан уйлап карасам да, очына чыга алмыйм. Йортта хатын гына да түгел бит, табып үстергән, бергә яшәгән ана да бар. Әби хәзер еламый да инде, күз яшьләре кипкән, улына карата бәгыре каткандыр. Ир кайгысыннан сеңелем үзе юләрләнмәсә ярый инде.

vk.com

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: