Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минск автомобиль заводы Казанга 94 яңа МАЗ 203 автобусы тапшырды

Быел шәһәр автопаркы Белоруссиядә җитештерелгән 139 дизель автобусы белән тулыланачак.

Минск автомобиль заводы Казанга 94 яңа МАЗ 203 автобусы тапшырды.

Белоруссиядә җитештерелгән транспорт чараларын тапшыру тантанасы бүген Казанда узды. Быел шәһәр автопаркы Белоруссиядә җитештерелгән 139 кызыл автобус белән тулыланачак.

Казан мэры Илсур Метшинга символик ачкычны Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге илчелегенең Казандагы бүлеге җитәкчесе Олег Исаев тапшырды.

Автобусларның яңа партиясен МУП «ПАТП-2», МУП «ПАТП-4», «КПАТП-9» ҖЧҖ һәм «УМ-4» ҖЧҖ предприятиеләре сатып алды. Алар шәһәр маршрутларының 80 процентына һәм елына 154 миллион пассажирга хезмәт күрсәтә. Автобуслар маршрутка чыкты инде.

Казан яңа автобусларны 2009 елдан Белоруссия җитештерүчеләре продукциясе өчен гамәлдә булган субсидияләү программасын исәпкә алып лизингка сатып алды, диде Минск автомобиль заводының пассажир техникасын сату буенча коммерция директоры урынбасары Андрей Чумак.

Транспорт чаралары дизель ягулыгында эшли һәм Евро-5 экология стандартларына җавап бирә.

Футбол буенча Дөнья чемпионаты барган көннәрдә әлеге автобуслар җанатарларга хезмәт күрсәтәчәк, ә мундиальдән соң шәһәр һәм шәһәр яны маршрутларында кулланылачак. 

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев