Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минтимер Шәймиев "Ихлас күңелдән" китабын өч телдә язуның сәбәбен әйтте

Төрле телләрне яхшы белүче белгечләр һәрвакыт кирәк, диде ЮНЕСКО оешмасы илчесе.

Төрле телләрне яхшы белүче белгечләр һәрвакыт кирәк. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев  Казан Кремлендә шулай дип белдерде.
  • Бүген  Минтимер Шәймиевның "Ихлас күңелдән" китабын тәкъдим итү чарасы булды. Китап татар, рус һәм инглиз телләрендә язылган. Моның сәбәбен Минтимер Шәймиев үзенең ЮНЕСКО оешмасы илчесе булуы белән аңлатты. Басманы чыгаручылар Минтимер Шәймивның эшчәнлеген ЮНЕСКО илчесе буларак күрсәтүне максат итеп куйган Китапның кереш өлешендә Сергей Лавровның мәкаләсе урнаштырылган. 
 Минтимер Шәймиев проектны гамәлгә ашыручы һәм җитәкләүче Нурсөя Шәйдуллинага рәхмәт әйтеп, аның яхшы белгеч икәнен билгеләп узды. 
 
"Ул татар телен миннән дә әйбәт белә һәм мин моны таныйм. Теләсә кайсы телдә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган белгечләр кирәк. Чөнки телләр бозыла һәм хәтта тирән мәгънәле бер сүзне аңлау да бик кыйммәтле", - диде Минтимер Шәймиев. 
 
Ул шулай ук, Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавровка, китапны инглиз теленә тәрҗемә итүчеләргә, сәнгати яктан бизәүчеләргә, нәшрият җитәкчеләренә рәхмәтен җиткерде. 
 
Басма өч өлештән тора. Биредә Минтимер Шәймиевның 1990-2018 елларда Татарстанның беренче Президенты һәм Дәүләт Киңәшчесе буларак эшчәнлеге, шәхеснең кыскача биографиясе белән танышырга мөмкин. Һәр өлеш тә Минтимир Шәймиевнең билгеле җөмләләре белән башлана һәм төсле фотосурәтләр белән тәмамлана.  

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев