Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минтимер Шәймиев: Лидер булу – катлаулы хезмәт һәм зур җаваплылык

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Владимир Путинның Казандагы төбәк сайлау штабы активы белән очрашты.

Бүген Владимир Путинның Казандагы төбәк сайлау штабы активы һәм волонтерлар белән очрашуда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүгенге заман лидеры нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигән сорауга җавап бирде.

“Лидер булу мактаулы, әмма катлаулы. Беренче чиратта, кешеләрне яратырга һәм дәүләттәге вакыйгалар өчен җаваплылыкны үз өстеңә  ала белергә кирәк. Әгәр син халыкны яратмасаң, синдә җаваплылык булмаса, сиңа хакимияткә барырга кирәкми”, - диде Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.

Лидер каршылыклы фикерләрне җайлап җибәрергә, бәрелешләр һәм кан кою булдырмаска, Россиядә яши торган күпсанлы халык вәкилләренең мәнфәгатьләрен һәм ният-ышанычларын исәпкә алырга тиеш. Милли телләрне саклау турында сүз бара. Россия белән Татарстан Конституцияләре туган телне өйрәнү хокукы бирә. Этносларның тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре кадерен белү, шулай ук лидерлык сыйфаты була, диде Татарстанның беренче Президенты.

«Россия – уникаль ил. Безнең Көнбатыштан ким җиребез юк. Безнең кешеләрнең рухи байлыгы, бәлки, югарырактыр да. Икътисади... Безнең ил узган гасыр буе тетрәнүләр кичерде: 1905 һәм 1917 еллар, индустриализацияне көчләп тагу һәм репрессияләр, Бөек Ватан сугышы, аннары үзгәртеп кору. Ниһаять, менә хәзер үсеш алу өчен мөмкинлек алды. Сез барыгыз да бу процесста катнашучылар булып торасыз”, - диде Минтимер Шәймиев.

“Президент май указларында һәм кичә, Федераль Җыенга мөрәҗәгатендә, киңкырлы бурычлар куйды. Бу бер еллык кына эш түгел, якындагы ун елга билгеләнгән план. Бу ун еллык үсеш программасы. Урыннарда безнең бурыч аларның үтәлешен контрольдә тоту. Кайдадыр нәрсәдер эшләнеп бетми икән – өстәмә көч куярга кирәк, диде ул.

Аның фикеренчә, бу процессларда яшьләрнең роле бик әһәмиятле. “Мин сездән көнләшәм. Мин үзем актив студент идем, яшьтән җитәкче ролендә, әмма сезнеке кебек мөмкинлекләр булмады. Дәртсез кеше булмаска кирәк. Зуррак үрләр яуларга омтылу зарур. Һәрвакыт. Без сездән тәкъдимнәр, идеяләр, инициативалар көтәбез”, - дип мөрәҗәгать итте Шәймиев очрашуда катнашучыларга.

“Тәкъдимнәр бар һәм алар бик күп. Без исемлек әзерлибез, анда безнең инициативадан тыш, көн саен штабка тапшырылган теләкләр һәм мөрәҗәгатьләр дә булачак”, - дип җавап бирде сайлау штабы җитәкчесе урынбасары Андрей Кондратьев.

Соңрак штабта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе яшь лидерлар белән аралашты. Милли мәгарифне һәм милли мәдәниятне, шул исәптән театрны һәм музыканы үстерү кебек мәсьәләләр турында сүз барды. Татар телендәге милли телетапшыруларны арттыру буенча тәкъдимнәр һәм башка күп кенә идеяләр яңгырады.

Россия Президенты вазифасына башка кандидатларның штаблары да актив. Ксения Собчакның төбәк сайлау штабыннан хәбәр иткәнчә, активистлар Казанның иң җанлы урыннарында агитация листовкалары тарата. Бүген Григорий Явлинскийның сайлау штабында партия газетасының яңа санын алалар. Иртәгә газетаны урамнарда тараталар һәм Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең почта тартмаларына салачаклар.

 

Фото: Ильнар Тухбатов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев