Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минтимер Шәймиев Мәскәү татар яшьләренә уңыш серен чиште

“Хәрәкәт” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе видеоролик аша катнашучыларга мөрәҗәгать итте.

Бүген Мәскәүнең “Корстон” күңел ачу комплексында Мәскәү татар яшьләре “Хәрәкәт” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уза. Чарада катнашучыларга видеоролик аша Татарстан Республикасының беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймев мөрәҗәгать итте.

"Мин авылда тугыз балалы гаиләдә туып үстем. Якташларым, әти-әнием, туганнарым безне үз үрнәкләрендә хезмәтне яратырга һәм тырыш булырга өйрәтте. Кешене кеше иткән - хезмәт. Тырышкан табар, ташка кадак кагар. Бу мәкальне ишетеп үстек. Уңышның сере кешеләрне тыңлый һәм аралаша белүдә. Яхшы сүз - җан азыгы. Бөек Тукай әйткәнчә, яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел, каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел. Шуңа күрә тырыш булыгыз һәм максатларыгызга ирешеп яшәгез", - диде ул. 

Фото: архив/Рамиль Гали

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев