Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минтимер Шәймиев Президентка Хәйриячеләр китабының IX томын бүләк итте

Хәйриячеләр китабына борынгы Болгар һәм Зөя шәһәрлекләрен торгызу эшләренә ярдәм иткән кешеләрнең исемнәре язылган.

Бүген "Изге Болгар җыены" ачылышында Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев республика Президентына Хәйриячеләр китабының 9нчы томын бүләк итте. "Рөстәм Миңнеханов республика үсеше, тарихи, мәдәни, рухи мирасыбызны саклау өчен зур көч куя", - диде Минтимер Шәймиев халык алдында китапны тапшырып.

Соңгы елларда республиканың "Яңарыш" мәдәни һәм тарихи һәйкәлләрен торгызу фондын җитәкләгән Дәүләт Киңәшчесе 9нчы томны быел Россия Президенты Владимир Путинга да бүләк иткәнен искәртте.

Минтимер Шәймиев Болгар шәһәрлеген төзекләндерүдә катнашкан барча кешеләргә, эшмәкәрләргә, дәүләт хакимиятенә рәхмәтен белдерде. "Яңарыш" фонды төзекләндергән Болгар һәм Зөя шәһәрлекләре җирләре халыкка хезмәт итәргә тиеш дип, теләкләнен җиткерде.

"Хәзер Болгар җиренең эчтәлеген баету бурычы тора, бу җир гөрләп торырга, милли-мәдәни мирасыбызны, телебезне саклауга хезмәт итәргә тиеш", - диде Минтимер Шәймиев.

"Болгар җыены"нда Хәйриячеләр китабының 9нчы томы шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, Россия Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдинга, ТР Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллинга, Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе Рушан Аббясовка да тапшырылды.

Идел буе Болгар дәүләтендә 922 елда рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү истәлегенә багышланган "Изге Болгар җыены" Татарстанның Спас районында 1989 елдан үткәрелә. 2005 елдан аны оештыруда ТР Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгессы, республиканың Диния нәзарәте катнаша. 2010 елдан әлеге тарихи көн Татарстан Республикасының истәлекле даталары календаренә кертелгән.  

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев