Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минтимер Шәймиевка “Бәллүр каләм” премиясе тапшырылды

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе иң яхшы ньюсмейкер буларак “Танылу” номинациясендә билгеләп үтелде.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка 2018 елның иң яхшы ньюсмейкер буларак “Бәллүр каләм” премиясе тапшырылды. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе  халык алдындагы шәхес буларак, ел дәвамында матбугат чаралары игътибар үзәгендә булган һәм “Танылу” номинациясендә билгеләп үтелде.

Казанның “Пирамида” комплексында кичә Татарстан журналистика һәм массмедиа өлкәсендә “Бәллүр каләм” XXI конкурсының бүләкләү тантанасы узды.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесенә бронза сынны һәм истәлекле сертификатны Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм Республика “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов тапшырды.

Фото: shaimiev.tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев