Мишустин «КАМАЗ» заводында двигатель җыюда катнашты
РФ Хөкүмәте башлыгы «КАМАЗ» җәмгыяте үсеше буенча киңәшмә үткәрәчәк, дип көтелә.
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин «КАМАЗ» йөк машиналары өчен двигательләр җыю буенча яңа җиһазларны бәяләде. Ул автогигант цехларына килгәч, шәхсән үзе цилиндрлар блогы башын беркетеп двигатель җыюда катнашкан.
Җиһазлар операторның барлык гамәлләренең төгәллеген һәм эзлеклелеген автомат рәвештә контрольдә тота, бу йөк машиналарын җыю сыйфатын арттыра, дип сөйләделәр Россия Премьер-министрына.
Мишустин двигательләр заводыннан тыш, Кабиналар каркаслары заводында һәм «КАМАЗ» автомобиль заводында булды, анда йөк машиналарын җыеп бетерү эшләре бара.
РФ Премьер-министрын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Ростех» башлыгы Сергей Чемезов, автогигант генераль директоры Сергей Когогин озатып йөрде.
Соңрак РФ Хөкүмәте башлыгы «КАМАЗ» җәмгыяте үсеше буенча киңәшмә үткәрәчәк, дип көтелә.
Фото: скриншот
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев