Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Мисс Татарстан” булу өчен, матурлыктан бигрәк, югары интеллект таләп ителә – И.Сахарова

“Матурлык йә бар, йә юк”, - ди “Мисс Татарстан” иҗтимагый оешмасы президенты.

“Мисс Татарстан” титулына дәгъва кылучы кызларны берничә этапта тикшерәләр. Ярылып яткан матурлыгы булып та, интеллект дәрәҗәсе түбән икән, ул җиңүче таҗына ия була алмый. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында “Мисс Татарстан” иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова әйтте.

Матбугат конференциясе “Мисс Татарстан” матурлык бәйгесенең 20 еллык юбилее уңаеннан оештырылды.

“20 ел узып та киткән. Ел саен миннән бәйгенең нәрсәсе үзгәрде, дип сорыйлар. Беләсезме, начар хәбәр булмавы - ул үзе үк яхшы яңалык бит. Конкурсның 20 ел яшәве, Татарстанда матур кызларның туа торуы – үзе үк зур нәтиҗә. Алар безгә килергә, үзләрен күрсәтергә курыкмыйлар, “Мисс Татарстан” һәм “Мисс Казан” өчен лаеклы рәвештә көрәшәләр, – диде Изольда Сахарова.
Ул шулай ук җиңүче таҗы өчен көрәшүче кызлар ия булырга тиешле сыйфатларны да санап үтте.

“Бәйгедә катнашу ул – матур күлмәк киеп, подиумнан узу гына түгел. Анысын да эшли белергә кирәк әле. Шулай ук бу зур җаваплылык та: әгәр җиңеп чыксаң, Татарстанны, Казан данын халыкара һәм Россия проектларында якларга тиеш буласың. Әмма бәйгедә катнашу өчен күп кенә сыйфатларга да ия булырга кирәк. Мин болар турында 20 елдан бирле сөйләп киләм, һәм алар үзгәрешсез кала.

Матурлык - бик киң төшенчә, эчке матурлык, тышкы матурлык дигән төшенчәләр юк. Матурлыкка өстәлә торган теләсә нинди эпитет кайсы да булса кисәге турында сөйли. Бары тик матурлык кына бар. Йә ул бар, йә юк. Ә матурлыгыңа ышанычлы булу өчен, көчле харизма, тарту көче, үзеңне сәхнәдә тота һәм күрсәтә белү, ситуацияләр алдында каушап, югалып калмау, провокацион сорауларга җавап бирә алу, нык булу, үз яшеңә туры килү, шулай ук IQ дәрәҗәсенә ия булу тора.

Матур кешедә акыл дәрәҗәсе дә, матурлык та, осталык та тигез дәрәҗәдә булырга тиеш. Әгәр ул бик башлы булып та, матурлыгы юк икән яки чамадан тыш чибәр булып, башка яктан килеп җитмәгән икән, без аны “Мисс Татарстан” дип атый алмыйбыз, – диде “Мисс Татарстан” иҗтимагый оешмасы президенты.

Искәртеп үтик, быел “Мисс Татарстан” матурлык бәйгесе 20нче  тапкыр уздырыла. Анда Мәскәү йолдызлары – артист Тимур Родригес һәм модельер Михаил Зайцевның килүе көтелә.

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев