Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мисырлы «күпирлелек» өчен суд каршына басачак

Мисыр хокук саклаучылары күпирлелектә шикләнелүче хатын-кызны кулга алган.

Тикшерүчеләр мәгълүматы буенча, Лямия М. рәсми теркәлгән никахлы килеш башка ир-ат белән никах укыткан. Сорау алу вакытында 25  яшьлек хатын-кыз кияүдә булган килеш башка ир-атка гашыйк булуы һәм җирле шәехтән киңәш сорап баруы турында сөйләгән. Мондый хәл ислам кануннарына каршы килүенә карамастан, дин кешесе әлеге ханымга икенче ир-ат белән никах укытырга рөхсәт биргән. Хәзер полиция хезмәткәрләре бу шәехнең кем икәнлеген ачыклау өстендә эш алып бара.

Чыганак: https://islam-today.ru

Фото: https://pixabay.com | Afshad

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев