Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

МӘК ЧӘЧӘГЕ ҮСТЕ ЯЛГЫШ КЫНА...

Заманында “Мәк чәчәген өздем ялгыш кына, чүп үләне белән бутадым” дип еш җырлыйлар иде. Хәзер аның бакчада үскәнен күрсәң, тиз арада чынлап торып өзеп ташларга кирәк. Чөнки мәк тыелган үсемлекләр исемлегендә.

Бакчаңны утамыйча калдырып, ун төп (200дән артса, аеруча зур күләм) мәк тишелеп чыкса, Җинаять кодексының 231нче маддәсе буенча, җинаять җаваплылыгына тартылачагыңны көт тә тор. Районыбыз авылларының берсендә яшәүче олы яшьтәге хатын-кыз да картлык көнемдә суд юлында йөрермен дип уйламагандыр. Аның бакчасында кыргый мәк тишелеп чыкмаган, пенсионер кеше аны матурлыгы өчен сулар сибеп, чүп үләннәреннән аралап үстергән булып чыкты. Тикшерүчеләр түтәлдә 219 мәк чәчәге саныйлар. Коры үләнгә күчереп үлчәгәндә авырлыгы 1775 грамм тәшкил итә. Бу исә аеруча зур күләмдәге наркотик матдә булып санала. Үзенең гаебен таныган мәк үстерүчегә карата, яшен һәм сәламәтлеген исәпкә алып, күптән түгел булган район суды утырышында ике елга иректән мәхрүм итү җәзасын бер ел сынау срогы белән шартлы рәвештә бирү турында карар чыгарылды. Әлеге хөкем карарыннан бакча тирәсендә кайнашучылар тиешле нәтиҗә ясасыннар иде. Белә торып яки белмичә мәк үстерү бик күңелсез төгәлләнергә мөмкин.

Рәшит Ахунов,

район прокуроры урынбасары.

Фото: https://pixabay.com | Candiix

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев