Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәп һәм балалар бакчалары хезмәткәрләрен идарә итәргә укыту программасы башланды

Бүгенге көнгә Татарстан бу программада катнашкан унынчы регион.

Татарстандагы мәктәпләр һәм балалар бакчалары җитәкчеләрен һәм хезмәткәрләрен укыту буенча өч еллык программа ачылу тантанасы КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтында узды.

“Без бу программаны гамәлгә кертү буенча озаграк эш алып бардык. Шулай да башка төбәкләр белән тигезләнербез дип уйлыйм. Бездә яхшырак эшләүдән башка юл була алмый. 10 мәктәп һәм 2 балалар бакчасы әлеге проектны тормышка ашыруда катнаша, аларның 40 проценты авыл җирлекләрендә урнашкан”,- диде ачылыш тантанасында Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов

Программа кысаларында Татарстан мәктәпләрендә , балалар бакчаларында эшләүчеләрне һәм җитәкчелек хезмәткәрләрен укытачаклар. Программа өч елга исәпләнгән. Ул Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм “Сбербанк России” тарафыннан төзелгән хезмәттәшлек итү килешүе кысаларында тормышка ашырыла.

Бүгенге көнгә Татарстан бу программада катнашкан унынчы регион.

“Халыкара тикшеренүләр күрсәткәнчә безнең балалар үз илләрендә ничек яшәү турында уйлый, илнең киләчәгенә катнашлы булырга телиләр. Тикшеренү нәтиҗәсе безгә алга бару юнәлешен күрсәтте”,- дип белдерде «Киләчәккә өлеш» («Вклад в будущее») хәйрия фондының башкарма директоры Петр Положевец.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев