Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәпләрдә ташламалы нигездә ашатучы районнар аталды

Татарстанда мәктәпләрдә кайнар ризык ашаучы укучылар санын 95 проценттан 96,5 процентка җиткерү ниятләнә.

Татарстанда кайсы районнарның нинди категория гаиләләргә мәктәпләргә кайнар ризык ашатуда ташламалар бирүе турында белешмә бирелде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина сөйләде.

Соңгы белешмәләргә караганда, Татарстанда кайнар ризык белән 400 631 укучы тәэмин ителгән. Көненә ике тапкыр кайнар ризык белән укучыларның 42 процент туклана. "ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә укучыларга ташламалы кайнар ризык бирү мәсьәләсен мониторинглый", - диде Алсу Әсәдуллина.

Мәктәпләрдә ташламалы ашауга хокуклы гаилә категорияләре ата-аналар гаризалары, гаиләнең яшәү шартларын тикшерү акты буенча мәктәп комиссиясе карары нигезендә, муниципаль район башкарма комитет карары белән билгеләнә. Күп балалы гаиләләрдә үсүче балалар өчен ташламалы ашату түбәндәгечә оештырылган.

Азнакай, Алабуга, Зәй, Мамадыш һәм Чистай районнарында ташламалар 18 яшькә кадәр өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә каралган. Гаиләнең матди хәле исәпкә алынмый. Кайбер районнар өч яки дүрт баласы булып та, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга гына ташлама бирә. Әлмәт, Лениногорск, Менделеевск, Түбән Кама, Саба районнарында - өч һәм аннан күбрәк, Актаныш, Бөгелмә, Тукай районында дүрт һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләр.

Ләкин иң киң таралган модель - 18 яшькә кадәр дүрт һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләр, бу очракта да гаиләнең матди хәле исәпкә алынмый. Мондый эш рәвеше 25 районда гамәлдә. Болар - Әгерҗе, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Буа, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Минзәлә, Нурлат, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тәтеш, Теләче, Ютазы районнары һәм Яр Чаллы шәһәре.

Казанда исә бушлай кайнар ризык аз керемле һәм социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бирелә.
 

Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев