Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәптә, балалар бакчасында бер бала өчен еллык нормативлар турында закон проекты каралды

Шәһәрдә лицей яки гимназиядә бер укучы өчен бюджеттан 27 мең 515 сум, авыл җирлегендә 40 мең 203 сум акча тотыла.

Дәүләт Советы утырышында 2019 елга гомуми белем бирү оешмалары нормативлары һәм мәктәпкәчә оешмаларның нормативлары турында ике закон проекты каралды.

  • Болар «2019 елга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларында һәркемгә мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга гражданнарның хокукларына дәүләт гарантияләрен тәэмин итүгә финанс чыгымнары нормативларын раслау турында» закон проекты; "2019 елга Татарстан Республикасында муниципаль мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә белем алу хокукларын гамәлгә ашыру дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында" закон проекты. 

Закон проектлары буенча Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов чыгыш ясады.

Гомуми белем бирү оешмалары нормативлары турында закон проекты нигезендә, 2019 елга Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында белем бирүнең дәүләт стандартларын һәм өстәмә белем бирүне финанс белән тәэмин итү нормативлары раслана.

Мәктәпкәчә оешмаларның нормативлары турында закон проекты нигезендә, 2019 елга балалар бакчаларында мәктәпкәчә белем бирү программаларына каралган акча нормативлары раслана.

Министр мәгариф оешмаларын финанс белән тәэмин итү нормативлары ел саен кабул ителүен искәртте.

Рафис Борһанов, "Россия Федерациясендә мәгариф турында" Федераль закон нигезендә, әлеге нормативларның белгечләр хезмәте өчен түләүне, дәреслекләр һәм уку әсбапларын, уеннар, уенчыклар сатып алу чыгымнарын финанслауны күздә тотуын билгеләп үтте.

Закон проектлары нигезендә, мәгариф оешмасының төренә карап, бер укучыга яки тәрбияләнүчегә нормативлар билгеләнгән. Аз комплектлы мәктәпләрдә исә, укучылар санына бәйсез рәвештә, бер сыйныф-комплектка расланган.

“Закон проекты кирәкле барлык килештерү процедураларын узды һәм 2018 елның 5 сентябрендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты тарафыннан расланды”, - диде министр.

Әйтик, шәһәрдә лицей яки гимназиядә бер укучы өчен бюджеттан 27 мең 515 сум, авыл җирлегендә 40 мең 203 сум акча тотыла. Интернаты булган гимназия һәм лицейларда бер укучы өчен чыгымнар шәһәрдә 37 мең 65 сум, авылда 37 мең 515 сум.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев